Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында исереп рульгә утыручылар күбәйгән

Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре район юлларында өч исерек йөртүчене тоткарлаган. Алкоголь кулланып рульгә утыручыларга карата җәза чаралары шактый кырысланды. Бу нәтиҗәсез калмады: күпләр, аз гына махмыр булса да, транспорт белән идарә итәргә җөрьәт итмиләр. Эчкән килеш ЮХИДИ хезмәткәрләренә эләгүчеләр дә кимегән иде. Ә менә узган атнада, зур бәйрәмнәр булмаса да,...

Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре район юлларында өч исерек йөртүчене тоткарлаган.

Алкоголь кулланып рульгә утыручыларга карата җәза чаралары шактый кырысланды. Бу нәтиҗәсез калмады: күпләр, аз гына махмыр булса да, транспорт белән идарә итәргә җөрьәт итмиләр. Эчкән килеш ЮХИДИ хезмәткәрләренә эләгүчеләр дә кимегән иде. Ә менә узган атнада, зур бәйрәмнәр булмаса да, юлда исерекләр ишәйгән - инспекторлар салмыш хәлдә машина белән идарә итүче өч йөртүчене туктатканнар. Сәрхүшләргә карата беркетмәләр төзелгән һәм судка юлланган. Аларны 30 мең сум штраф 1,5-2 ел автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителү көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев