Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Югары Әлки авылы клубында “Чәй бәйрәме” үткәрделәр

Безнең Югары Әлки клубында нинди генә кызыклы чаралар үткәрелми. Нәүрүз бәйрәме, авыл көне, авыз ачтыру мәҗлесе дисеңме… Әле шушы арада клубта бик күңелле "Чәй бәйрәме" булды. Анда авылыбызның урта һәм өлкән яшьтәге апалары, әбиләр килде. Башта кайнар комак белән тәмләп чәй эчтек, аннан соң китапханәче Венера Сираҗева чәй турында бик...

Безнең Югары Әлки клубында нинди генә кызыклы чаралар үткәрелми.

Нәүрүз бәйрәме, авыл көне, авыз ачтыру мәҗлесе дисеңме… Әле шушы арада клубта бик күңелле "Чәй бәйрәме" булды. Анда авылыбызның урта һәм өлкән яшьтәге апалары, әбиләр килде. Башта кайнар комак белән тәмләп чәй эчтек, аннан соң китапханәче Венера Сираҗева чәй турында бик күп кызыклы мәгълүматлар сөйләде. Аннан Рамилә Гайнетдинова өлкәннәрне ике командага бүлеп, осталыкта-зирәклектә ярыштырды. Авылның яшь кызлары биеп-җырлап кунакларны шатландырдылар. Өлкән апаларыбыз да, яшьлекләрен искә төшереп, баянчы Фаил Хәйбуллин уйнаган көйләргә җырлашып утырдылар.

Чәй бәйрәме барыбызга да бик ошады. Мул табыннар артында кунак булдык, күңел ачтык. Бу чараны оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт. Әйткәнемчә, безнең клуб бер дә буш тормый. Авылыбызның мәдәният учагы җитәкчесе Фәния Минһаҗева анда һәр көнне балалар белән дә кызыклы чаралар үткәрә. Әнә шулай күңелле яшибез без.

Фәнүзә Садыйкова.

Югары Әлки авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев