Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында бүген 40 ка якын объектта төзелеш һәм ремонт эшләре башкарыла

"Строитель и К" җәмгыяте бу көннәрдә Сихтермә-Хузангай авылында берьюлы 10 өй төзү белән мәшгуль. Инде алты өйнең стеналары күтәрелгән. Калганнарының да нигезләре салынган, стеналарын төзүгә керешкәннәр. Быел да районда 40 ка якын объектта төзү һәм ремонтлау эшләре башкарыла. Аларның кайберләре инде файдалануга да тапшырылды. Әйтик, Иске Камкада 50 урынга исәпләнгән...

"Строитель и К" җәмгыяте бу көннәрдә Сихтермә-Хузангай авылында берьюлы 10 өй төзү белән мәшгуль. Инде алты өйнең стеналары күтәрелгән. Калганнарының да нигезләре салынган, стеналарын төзүгә керешкәннәр.

Быел да районда 40 ка якын объектта төзү һәм ремонтлау эшләре башкарыла. Аларның кайберләре инде файдалануга да тапшырылды. Әйтик, Иске Камкада 50 урынга исәпләнгән яңа клуб (шунда ук китапханә) бүген җанлы гына эшләп ята. Түбән Кәчидә модульле фельдшер-акушерлык пункты, Салманда авыл җирлеге советы бинасы кулланышка тапшырылды. Шулай ук Югары Әлморза клубына капиталь ремонт үткәрелде, Чуаш Кичүе балалар бакчасы ремонтланды. Алар бу көннәрдә тантаналы төстә ачылыр да. Берничә спорт мәйданчыгы һәм күп балалы гаиләләргә өйләр төзелде. Район үзәгендә күп фатирлы өч йортка капиталь ремонт ясалды.

Бу күләмле эшләрнең барысын да үзебезнең райондагы "Строитель и К" җәмгыяте егетләре башкара. Әлеге төзелеш оешмасының бүгенге эшләрен

күреп кайту өчен без Сихтермә-Хузангай авылына юл тоттык.

Узган ел "Хузангай" җәмгыятенең яшь кадрлары өчен 10 өй салынган иде. Бу йортлар республика дәүләт торак фонды аша төзелде. Алар - аренда торагы. Бу өйләрне төзетү, республика программасына кертү мәшәкате белән "Хузангай" җитәкчеләре йөргән. Ул яшь гаиләләр өчен бик отышлы программа. Өйне тулысынча төзеп, барлык коммуникацияләрне, суын, газын, утын тоташтырып яңа хуҗасына тапшыралар. Анда яшәргә керүчеләргә бары үз җиһазларын куясы гына кала. Түләүләр белән дә кызыксындым. Бу йортларда яшәүчеләр коммуналь хезмәтләрдән файдаланган өчен һәм айга уртача 3 мең сум өйне арендалаган өчен түлиләр. Күргәнебезчә, аренда бәясе зур түгел.

Былтыр салынган 10 йорт та яшь гаиләләргә тапшырылган. Аларның 8 ен "Строитель и К" җәмгыяте төзегән иде.

Инде быел тагын шундый 10 өй төзергә керешкәннәр. Алар авылның аргы башында, буа артында салына. Монда үзенә күрә бер поселок барлыкка килә. Без "Строитель и К" җәмгыяте баш инженеры Әнәс Вәлиуллин белән төзелә торган өйләрне карап йөрдек.

-Бер фатир 73 квадрат метр зурлыгында була, өч бүлмәле, ванна, туалеты үзендә. Стенасы да җылы сакларлык итеп күтәрелә - башта газоблок, аның тышына 10 мм калынлыкта пенопласт куела, аннан тышлау кирпече өябез,-ди Әнәс Сәмикович.

Әнвәр Гатин бригадасы стенасы торгызылган ике өйнең отмоскаларын бетонлый. Икенче өйдә Таһир Кәримов бригадасы эшли. Алар суы, канализациясе тоташтырылган юыну бүлмәсенең идәнен бетонлау белән мәшгульләр.

Арырак тагын бер бригада. Монда бертуган Рамил һәм Ринат Закировлар, Илсур Гәрәев, Әмир Фәттахов хезмәт куялар. Кыска гына вакыт эчендә бу бригада ике өйнең стеналарын күтәргән, өченчесенең нигезен - цоколь өлешен өяргә керешкәннәр.

Монда кранчы Фәнил Гыйматдиновка да эш җитәрлек. Гомумән, Фәнил турында мин бик күп җылы сүзләр ишеттем. "Строитель и К" берьюлы күпме объектлар төзи һәм ремонтлый. Фәнил үзенең иске генә краны белән бөтен җиргә өлгерә.

Кранчылар гадәттә үз бәяләрен беләләр, бераз киреләнергә, ялындырырга яраталар. Ә Фәнил, киресенчә, бик җайлы кеше.

-Миңа кая барырга, нәрсә эшләргә икәнен генә әйтегез. Ничек әйбәт итеп башкарасын үзем белермен,-дип әйтергә ярата ул.

"Строитель и К" җәмгыяте - җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшинның үҗәтлеге, тырышлыгы белән сакланып калган төзелеш оешмасы. Акчалы, зур күләмле төзелешләрне гадәттә эре компанияләр тендерда отып эләктереп кала. Ә менә аз акчага күп эш башкарыла торган ваграк төзелешләр "Строитель и К" га йөкләнә. Күп очракта финанслау да объектларның яртысы эшләнгәч кенә башлана. Акчасын көтеп ятсаң, төзү сезоны үтеп китә.

Менә бу көннәрдә дә Рәшит Мөхәммәтшин Казан юлыннан кайтып керми. Бу юлы ул аренда тораклары төзелешен һәм Татар Борнаендагы мәктәп төзелешен финанслау мәсьәләсен җайга салып йөри.

Әйе, "Строитель и К"ның тагын бер объекты -Татар Борнаенда. Ул федераль программа буенча 80 укучыга исәпләнгән мәктәп һәм 20 урынлы балалар бакчасы төзелеше. Әлеге корылмага быел 10 миллион сум акча каралган. Заем рәвешендә 4 миллионы бирелгән. Ә эш анда ике тапкыр диярлек күбрәк башкарылган. Бу объектны финанслау буенча төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында махсус утырыш була - Рәшит Мөхәммәтшин бүген шунда киткән.

Яңарак кына районда күп балалы ике гаилә өй туйлары үткәрделәр. Болар Татар Шәпкәсендә Илья һәм Валентина Лаврентьевлар һәм Түбән Салманда Галимҗан һәм Таһирә Гобәйдуллиннар гаиләләре. Алар үзләренең тату, ишле гаиләләре белән "Строитель и К" җәмгыяте төзегән иркен, якты, җылы өйләрдә яши башладылар.

Гомумән, "Строитель и К" җәмгыятендә эшне сыйфатлы, озак еллар хезмәт итәрлек башкаралар. Төзүче егетләр алга таба да үз дәрәҗәләрен югалтмый эшләсеннәр иде. Аларны Төзүчеләр көне белән тәбрикләп, үзләренә акчалы эшләр, гаиләләренә иминлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев