Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кышкы юллар төзек һәм хәвефсез булсын

Гадәттә "кыш көтмәгәндә килде" дияргә яратабыз. Ә менә юл хуҗалагы хезмәткәрләре алдан ук зур әзерлек чаралары күреп, кышны көтеп диярлек алалар. "Алексеевскдорстрой"ның Әлки участогы начальнигы Рашат Гыйззәтуллин белән без кышкы айларда юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча нәрсәләр эшләнүе хакында сөйләштек. Әлки юл участогы карамагында 311 километр юл бар. Быел...

Гадәттә "кыш көтмәгәндә килде" дияргә яратабыз. Ә менә юл хуҗалагы хезмәткәрләре алдан ук зур әзерлек чаралары күреп, кышны көтеп диярлек алалар. "Алексеевскдорстрой"ның Әлки участогы начальнигы Рашат Гыйззәтуллин белән без кышкы айларда юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча нәрсәләр эшләнүе хакында сөйләштек.
Әлки юл участогы карамагында 311 километр юл бар. Быел шуңа тагын Яңа Әнҗерә юлы өстәлә. Шулкадәр юлны кышкы бураннарда, бозлавыклы көннәрдә автомобильләр имин хәрәкәт итәрлек дәрәҗәдә тотарга кирәк. Юл хезмәткәрләре өчен быеның кышкы чоры башланган инде. Әйтик, алар октябрь башында беренче карлы суык көннәрдә техниканың төзеклеген сынарга өлгергәннәр. Ул вакытта юлларда беренче бозлавыклар барлыкка килде. Район юл участогының дүрт "КамАЗ" машинасы көн-төн диярлек комлы-тозлы катнашма сиптергәннәр.
Менә бер ай чамасы үткәч кыш янә үзенең хокукларын дауларга кереште. Юлчылар хәзер трассаларны кар катламыннан чистарталар.
-Рашат Талипович, димәк, сез хәзер чынлап торып кышкы режим буенча эшлисез?
-Әйе, шулай. Кышкы айларда юлларны транспорт хәрәкәте өчен хәвефсез итәргә техника да, материалларыбыз да җитәрлек. Әйтик, бозлавык белән көрәшер өчен 4100 тонна тоз-ком катнашмасы запасы булдырдык. Аны сиптерергә махсус агрегатлы биш "КамАЗ"ыбыз бар иде. Менә тагын шундый бер яңа "КамАЗ" алдык. Көчле бураннар башланып, озакка сузылса, ярдәмгә тагын тугыз автомобиль беркетә алабыз. Шулай ук өч автогрейдерыбыз һәм балкалар тагып юл кырыйларын кардан арындыру өчен К-701 тракторларыбыз бар.
-Кышын сез тәүлек әйләнәсе эшлисез бугай?
-Безнең ике бригада оештырылды. Алар 12шәр сәгать кизү торалар. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кар-буран башланса - алар шунда ук юлларга чыгарга әзерләр. Андый вакытта иң элек юлларның хәрәкәт өчен куркыныч тудыручы участоклары - юл чатлары, борылышлы урыннар, автобус тукталышлары чистартыла, бозлавык булса - эшкәртелә. Аннан калган трассаларда эшне дәвам итәбез. Безнең бурыч - теләсә нинди һава торышында юлда транспортның куркынычсыз хәрәкәтен тәэмин итү.
-Сүз дә юк, сезнең коллектив бик җаваплы хезмәт башкара. Ә кадрлар белән проблема юкмы?
-Бездә һәр техника берәмлеге икешәр кеше белән тәэмин ителгән. Коллективта озак еллар эшләп, бай тәҗрибә туплаган шоферларыбыз, тракторчыларыбыз бар. Әйтик, "КамАЗ" шоферы Тәлгать Шәмсетдинов күп еллар макталып эшли. Автогрейдерда - Марат Риянов, Әбрар Хәсәнҗанов, Леонид Емельшин осталарның осталары. К-701дә күп еллардан бирле Шакир Шәрапов хезмәт куя.. Бу егетләребез яңа эшкә урнашучы яшьләргә беренче ярдәм итүчеләр, өйрәтүчеләр, остазлар.
-Рашат Талипович, юл төзү-ремонтлау кебек җәйге эшләрегез төгәлләнеп киләдер инде?
-Бүген прораб Ленар Сәмигуллин җитәкчелегендә егетләр Анино Салман авылы янындагы яңа күпер өстенә асфальт җәяләр. Участок начальнигы урынбасары Фәнил Гыйльфанов бер бригада белән Иске Тумба авылына салыначак асфальт юлның полотносын ясауны дәвам итәләр. Әлеге яңа трассага су юлы өчен уннан артык торба салынган инде. Күтәртелгән юлга язгы сулар зыян китермәсен өчен ... Ленар Хәйретдинов бригадасы Яңа Чишмә районы юл төзелешендә эшли. Тиздән асфальт заводын кышкы саклауга кую эшенә керешәбез. Иске Тумбага Чирмешән аша күпер исә быел ук төзелеп бетәчәк. Шулай итеп, киләсе елның язгы ташу чорында тумбалылар бу урында юл өзеклегеннән интекмәс.
Автомобильчеләр, сезнең өчен
Кышкы юлда хәвефсез йөрү өчен районның баш автоинспекторы Рәис Сафин автомобильчеләргә менә мондый киңәшләр бирә:
-Автомобильне кышкы сезонга алдан ук яхшылап әзерләргә кирәк. Аерым алганда, тәгәрмәчләрне һәм сыеклыкларны кышкыга алыштыруны кичектерергә ярамый. Бүген инде барлык машиналар кышкы резиналы булырга тиеш. Резинаның тырнаклы булуы мөһим. Узелларны һәм агрегатларны вакытында тикшерү дә автоның техник хәлен объектив бәяләргә, төзексезлекләрне бетерергә мөмкинлек бирә.
-Кышын юлда аеруча сак йөрү зарур. Кискен хәрәкәтләр ясамагыз, рульне салмак бору, педальләргә салмак басу, тизлекне әкренләп арттыру кирәклеген онытмагыз. Тормозларның төзеклеген кайгыртыгыз!
-Теләсә нинди маневрларны тизлек режимын киметеп кенә башкарырга кирәк. Ә транспорт чаралары арасындагы дистанция кышын җәйгегә караганда күпкә артыграк булырга тиеш.
-Кышын юлны яхшылап күзәтә алу - имин хәрәкәтнең әһәмиятле өлеше. Автомобиль пыялалары тирләгән яисә азрак бозланган килеш юлга чыкмагыз. Двигательне һәм тартманы җылыту да кышын бик мөһим.
-Машина пыяласын юу өчен туңмый торган сыеклык, бикләрне эретү өчен махсус чаралар, көрәкләр, кыргычлар һәм щеткалар, шулай ук җылы җәймә кебек әйберләр дә кышкы юлда проблемасыз йөрергә ярдәм итәр.
-Беренче чиратта, елның теләсә кайсы вакытында юл хәвефсезлеге өчен йөртүченең дөрес (адекват) тәртибе мәслихәт. Куркыныч тудыручы ситуацияләргә тиз арада реакция ясау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү, юл торышына туры килүче дөрес тизлек режимын сайлау - болар барысы да авариясез йөрү һәм юлдагы хәвефләрне мөмкин кадәр киметү өчен нигез булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев