Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында 10 мең тоннадан артык бөртек суктырып алынды

Районда 10 мең тоннадан артык бөртек суктырып алынды. Шуның яртысы "Хузангай" җәмгыятенә туры килә. Бүген "Хузангай"да суктыруда 26 комбайн эшли. Шулкадәр үк комбайн "Кызыл Шәрык-Агро" филиалларында бөртек суктыра. Кыр кораблары башлыча уҗым бодае басуларында эшлиләр. Быел игеннәр бик уңды. Бодайның һәр гектарыннан 40,3 центнер уңыш чыгып килә. Аны көзеннән 19...

Районда 10 мең тоннадан артык бөртек суктырып алынды.

Шуның яртысы "Хузангай" җәмгыятенә туры килә. Бүген "Хузангай"да суктыруда 26 комбайн эшли. Шулкадәр үк комбайн "Кызыл Шәрык-Агро" филиалларында бөртек суктыра. Кыр кораблары башлыча уҗым бодае басуларында эшлиләр.

Быел игеннәр бик уңды. Бодайның һәр гектарыннан 40,3 центнер уңыш чыгып килә. Аны көзеннән 19 мең гектарга якын чәчкәннәр иде. Бер үк вакытта май культурасы рыжик, арыш һәм борчак суктыруга керештеләр. Игеннәр нигездә киптереп амбарларга салына.

10 августта районда көзге чәчү башланды Чәчкечләр белән башта арыш, аннан көзге бодай орлыгын җир куенына кертәләр.

Бер үк вакытта сенаж салу эше дә дәвам итә. Әлеге кыйммәтле терлек азыгы 134 мең тонна хәзерләнде инде. Бу былтыргы еллык күрсәткечтән күбрәк. Әле суданкадан һәм биек булып күтәрелгән күпьеллык үләннәрне икенче чабудан сенаж салыначак.

Һәр хуҗалыкта көзге чәчү җирләрен эшкәртү, орлык хәзерләү эшләре дә бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев