Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында 115 йортның һәм анда яшәүче 326 кешенең язгы ташудан зыян күрү ихтималы бар

Быел районыбызда 115 йортның һәм анда яшәүче 326 кешенең язгы ташудан зыян күрү ихтималы бар. Шул хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район идарәсе начальнигы урынбасары Рәшит Дәүләтшин белән сөйләшәбез. -Кыш айларында кар мулдан яуса да, аның 5-10 проценты эреде дә инде. Әмма бу ташулар булмый дигән сүз түгел әле,...

Быел районыбызда 115 йортның һәм анда яшәүче 326 кешенең язгы ташудан зыян күрү ихтималы бар. Шул хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район идарәсе начальнигы урынбасары Рәшит Дәүләтшин белән сөйләшәбез.
-Кыш айларында кар мулдан яуса да, аның 5-10 проценты эреде дә инде. Әмма бу ташулар булмый дигән сүз түгел әле, - ди Рәшит Дәүләтшин. -Яз иртә килеп, һава температурасы кинәт күтәрелсә яисә көчле яңгырлар булса, су күп җыелып елгалар күтәрелергә һәм буалар китәргә мөмкин. Шуңа барына да әзер булырга кирәк.
-Кайсы авылларда су басулар булырга мөмкин?
-Чирмешән елгасы буенда урнашкан Иске һәм Яңа Алпар, Иске Камка, Чуаш Кичүе, Түбән Әлморза авылларында. Яңа Чаллы янәшәсендәге түбән буа суы нык күтәрелгән очракта Карга авылының Түбәнге урамын, Иске Матак һәм Базарлы Матак буаларының су ташкыны кинәт килә калса, район үзәгенең кайбер урамнарын су басу куркынычы бар. Җитештерү объектларын, социаль биналарны, медицина учреждениеләрен, минераль ашламалар һәм агулы химикатлар складларын су басу куркынычы юк, диярлек.
-Ташулар вакытында су басудан саклану чаралары күреләдер бит?
-Елдагыча ташуларга әзерлек чаралары күптән алып барыла. Районның гадәттән тыш комиссиясе утырышында да әлеге мәсьәләләр каралды. Оешма-учреждениеләргә бурычлар куелды һәм ташулар чорында хәвефсезлек өчен җаваплы кешеләр билгеләнде. Бу көннең мөһим мәсьәләсе, ул авыл җирлекләре советлары утырышларында да әтикшерелә. Су басу куркынычы янаган торак пунктларда яшәүче халык белән саклык чаралары турында әңгәмәләр дә үткәрелә.
Районда 16 буа бар. Ташу чорында алар янәшәсендә тәүлек әйләнәсе кизү тору оештырыла. Җаваплы кешеләр буа суларының күпмегә күтәрелүен безнең гадәттән тыш хәлләр идарәсенә хәбәр итеп торачак.
Район коммуналь челтәрләрендә, "ПМК-Мелиорация"дә, юл хуҗалыгында, электр челтәре, газ, элемтә предприятиеләрендә, район үзәк хастаханәсендә зарурлык туганда ашыгыч чаралар күрү өчен оператив төркемнәр булдырылды, алар кирәкле төзелеш материаллары, кешеләр һәм техника белән тәэмин ителде.
-Кешеләрнең иминлеге күп очракта аларның үзләренә дә бәйле бит…
-Әлбәттә. 2013 елда, шунда яшәүчеләрнең ташуга әзерлек, саклык чараларын вакытында күрмәве аркасында, Базарлы Матакның Тукай, Вахитов, Муса Җәлил, Крайнов, Ленин, Совет урамнарындагы кайбер йортларны су басты. Яхшы хуҗа ташуга алдан ук әзерләнә - йорт тирәләрен кардан әйбәтләп чистарта, сулар агып китү өчен канаулар казый, йортка су үтеп кермәсен өчен кечерәк кенә дамбасын да ясап куя.
-Язгы ташкын кинәт килеп, су басу куркынычы янаган очракта кешеләргә нишләргә соң?
-Су басу куркынычы бар икән, балаларны алдан ук хәвефсез җиргә күчерергә, мал-мөлкәтне ташудан зыян күрмәслек итеп саклау чараларын күрергә кирәк. Янәшәгездә карт һәм ялгыз кешеләр яши икән, аларны ярдәмсез калдырмагыз. Су йорт-җиргә якын килгән очракта, электр приборларын өзеп, базлардан ашамлык запасларын чыгарыгыз. Документларны һәм кыйммәтле әйберләрне полиэтилен пакетка салып ышанычлы урынга кую мәслихәт.
Әгәр инде хәвефкә тарып, язгы суда каласыз икән, иң мөһиме, паникага бирелмәгез. Авыр өс һәм аяк киемнәрен салып ташлап, ярдәм килгәнче берәр әйбергә тотынып су агымы буйлап йөзәргә кирәк.
Бүгеннән уяу булыгыз, ташу көннәрендә елга буйларында уйнарга яратучы балаларга күз-колак булырга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев