11 март 2015 яңалыклары
-
Базарлы Матакны төзекләндерүне Крайнов урамыннан башларга булганнар
333v.ru Район үзәген төзекләндерү, яңартуны Крайнов урамыннан башларга булганнар. Шушы көннәрдә район хакимиятендә узган киңәшмәгә Базарлы Матакның үзәк - Крайнов урамында урнашкан оешма-учреждениеләр җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр чакырылган иде. Анда үзәк урамдагы биналарның йөзен-фасадын матурлау, ремонтлау хакында сүз барды. Оешмалар, эшмәкәрләр алдына биналарның тирә-юнендә чәчәкләр үстерү өчен бакчалар, клумбалар ясау, утыргычлар...
-
Димитровград укытучылары бездән өйрәнә
ru.kefline.com Базарлы Матак урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча өлкәнара семинар үткәрделәр. Анда, үзебезнең район мөгаллимнәре белән беррәттән, Мәләкәс шәһәреннән дә биш татар теле укытучысы катнашты. Педагоглар татар телен укытуның яңа методикалары, аерым алганда Сингапур тәҗрибәсе хакында сөйләштеләр, белем бирүнең федераль стандартлары хакында фикер алыштылар. Балаларның концерт номерлары,...
-
Юхмачыдагы өлкәннәр интернаты узган бәйрәм атнасында күңелле вакыйгаларга һәм күчтәнәчләргә бай булган
8 Март бәйрәме алдыннан бирегә район үзәгеннән парикмахерлар Наташа Крайнова һәм Ирина Корнеева килеп, әбиләр һәм бабайларның чәчләрен кисеп киткәннәр. Хәйруллин хәйрия фонды вәкилләре исә интернатта тәрбияләнүчеләргә бәйрәм күчтәнәчләре китергән. Казанда яшәүче Рәис Садриев кино учреждениесе җитәкчесе Фиргать Гайсин аша кием-салымнар җибәргән. Халыкара хатын-кызлар көнендә исә мул табын корып, өлкәннәргә...
-
Иске Матак авылында көмешкә сатучы тотылган
avtohata.net Иске Матак авылында яшәүче берәү өеннән көмешкә сатканы өчен административ җаваплылыкка тартылган. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә әлеге бәндәнең өендә көмешкә кайнатып, шуны сатып ятуы турында мәгълүм була. Бу хәбәрне тикшерү өчен контроль сатып алу үткәрелә, һәм көмешкә белән сәүдә итү факты раслана. Алынган сыекча экспертизага җибәрелә.
-
Әлки районында 115 йортның һәм анда яшәүче 326 кешенең язгы ташудан зыян күрү ихтималы бар
Быел районыбызда 115 йортның һәм анда яшәүче 326 кешенең язгы ташудан зыян күрү ихтималы бар. Шул хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район идарәсе начальнигы урынбасары Рәшит Дәүләтшин белән сөйләшәбез. -Кыш айларында кар мулдан яуса да, аның 5-10 проценты эреде дә инде. Әмма бу ташулар булмый дигән сүз түгел әле,...