Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Димитровград укытучылары бездән өйрәнә

ru.kefline.com Базарлы Матак урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча өлкәнара семинар үткәрделәр. Анда, үзебезнең район мөгаллимнәре белән беррәттән, Мәләкәс шәһәреннән дә биш татар теле укытучысы катнашты. Педагоглар татар телен укытуның яңа методикалары, аерым алганда Сингапур тәҗрибәсе хакында сөйләштеләр, белем бирүнең федераль стандартлары хакында фикер алыштылар. Балаларның концерт номерлары,...

ru.kefline.com

Базарлы Матак урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча өлкәнара семинар үткәрделәр.

Анда, үзебезнең район мөгаллимнәре белән беррәттән, Мәләкәс шәһәреннән дә биш татар теле укытучысы катнашты. Педагоглар татар телен укытуның яңа методикалары, аерым алганда Сингапур тәҗрибәсе хакында сөйләштеләр, белем бирүнең федераль стандартлары хакында фикер алыштылар. Балаларның концерт номерлары, мәктәп белән "Ералаш" формасында таныштыру, "ОРКЕСТР" музеенда булып, укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү хакында әңгәмә кору да семинарда катнашучыларның күңеленә хуш килде.. Аннан соң мәктәп укучылары Сингапур методикасы буенча алты ачык дәрес күрсәттеләр. Кунаклар семинар эшен югары бәяләделәр, биредә алган тәҗрибәнең үз эшләрендә һичшиксез ярдәм итәчәген әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев