Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Базарлы Матакны төзекләндерүне Крайнов урамыннан башларга булганнар

333v.ru Район үзәген төзекләндерү, яңартуны Крайнов урамыннан башларга булганнар. Шушы көннәрдә район хакимиятендә узган киңәшмәгә Базарлы Матакның үзәк - Крайнов урамында урнашкан оешма-учреждениеләр җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр чакырылган иде. Анда үзәк урамдагы биналарның йөзен-фасадын матурлау, ремонтлау хакында сүз барды. Оешмалар, эшмәкәрләр алдына биналарның тирә-юнендә чәчәкләр үстерү өчен бакчалар, клумбалар ясау, утыргычлар...

333v.ru

Район үзәген төзекләндерү, яңартуны Крайнов урамыннан башларга булганнар.

Шушы көннәрдә район хакимиятендә узган киңәшмәгә Базарлы Матакның үзәк - Крайнов урамында урнашкан оешма-учреждениеләр җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр чакырылган иде. Анда үзәк урамдагы биналарның йөзен-фасадын матурлау, ремонтлау хакында сүз барды. Оешмалар, эшмәкәрләр алдына биналарның тирә-юнендә чәчәкләр үстерү өчен бакчалар, клумбалар ясау, утыргычлар урнаштыру, җәяүлеләр өчен тротуарлар булдыру кебек бурычлар куелды. Әлеге эшләрнең һәркайсын район архитекторлары белән килештереп башкару сорала. Шулай ук урамнарга бертөрлерәк, зур үсми торган агачлар утырту тәкъдиме дә яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев