Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында беренче җыен Иске Алпар авыл җирлегендә узды (ФОТО)

Бу атнада районда авыл җирлекләре советларының киңәйтелгән утырышлары башланды. Анда район җитәкчеләре, халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары вәкилләре дә катнаша. Әлеге җыеннар шул җирлектә яшәүчеләрнең хезмәт һәм яшәү шартларын белешү, проблемаларны уртага салып хәл итү максатында оештырыла. Шундый җыеннарның беренчесе Иске Алпар авыл җирлегендә үтте. Бу җирлек өч авылны берләштерә. Яңа...

Бу атнада районда авыл җирлекләре советларының киңәйтелгән утырышлары башланды. Анда район җитәкчеләре, халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары вәкилләре дә катнаша. Әлеге җыеннар шул җирлектә яшәүчеләрнең хезмәт һәм яшәү шартларын белешү, проблемаларны уртага салып хәл итү максатында оештырыла.

Шундый җыеннарның беренчесе Иске Алпар авыл җирлегендә үтте. Бу җирлек өч авылны берләштерә. Яңа Алпар, Иске Алпар һәм Татар Мулла авылларында барысы 231 хуҗалыкта 580 кеше яши. Шуларның 250 се пенсионерлар, 28 кеше - хезмәт яшендә булса да эшли алмаучы инвалидлар. Мәктәп яшендәге 42 һәм мәктәпкәчә яшьтәге 12 бала бар. Эш яшендәге һәм хезмәткә сәләтле 206 кеше исәпләнә.

Җирлек башлыгы Ринат Шәйхетдинов авылларда демографик хәлнең елдан-ел начарлана баруын борчу белән билгеләп үтте.

-Былтыр бездә 5 бала дөньяга килде, ә 13 кеше бакыйлыкка күчте. Бу хәлне авылларда халыкның картаюы белән генә аңлатып була,-диде ул.

Биредә халык башлыча бюджет оешмаларында, "Кызыл Шәрык-Агро"да хезмәт куя. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Авыл кешеләре сөт сатып зур файда күрәләр. Өч авылда барысы 377 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 208 е савым сыерлары. Былтыр халык сөт тапшырып 6 миллион 300 мең сум акча эшләгән. Иске Алпардан Җәмил Сәлахов, Әсхәт Сибаев, Равил Гайнетдинов, Рәис Мәхмүтов, Яңа Алпардан Фәргать Нуруллин, Габбас Нуруллин, Татар Мулла авылыннан Айрат Монадыев, Рәфис Әсәдуллин хуҗалыклары 7-13 мең килограмм сөт сатканнар әнә.

-Сөт җыю әйбәт оештырылган булса да, җитештерелгән итне сату авыл халкы өчен әлегә проблема булып кала,-дип зарланып та алды авыл җирлеге башлыгы.

Биредә быел барлык төр салымнарны җыю планнарын арттырып та үтәгәннәр. 577 мең сум урынына 997 мең сум күләмендә салымнар җыйганнар. Авылларның социаль йөзе дә үзгәрә бара. Узган ел Иске Алпарда ике километр озынлыкта су линияләре алыштырылган. Авыл урамнарын яктырту буенча шактый эш башкарылган. Көзеннән …Алпарда фельдшер-акушерлык пунктының яңа бинасын кору өчен фундамент һәм кирәкле коммуникацияләр салып калдырганнар. Ә менә Иске Алпарда мәдәният йорты бинасына капиталь ремонт үткәрү, 1,2 километр озынлыкта су линияләре сузу, Яңа Алпар һәм Татар Мулла авылларында су башняларын алыштыру әлегә авыл җирлеге өчен актуаль мәсьәләләр булып кала. Ринат Шәйхетдинов боларның быелга планлаштырылган төп эшләр булуын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев