Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында мөселман һәм православие диннәре вәкилләре арасында килешү төзелде

25 ноябрьдә Базарлы Матакта мәдәният йортында район мөхтәсибәте һәм район благочинные, Базарлы Матакның Изге Троица чиркәве протоиерее арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Районыбызда төп диннәребез булган мөселман һәм православие вәкилләре арасында күптәннән инде үзара аңлашу, дустанә хезмәттәшлек хөкем сөрә. Инде район мөхтәсибе Ислам хәзрәт Шәйхетдинов һәм район благочинные Андрей...

25 ноябрьдә Базарлы Матакта мәдәният йортында район мөхтәсибәте һәм район благочинные, Базарлы Матакның Изге Троица чиркәве протоиерее арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

Районыбызда төп диннәребез булган мөселман һәм православие вәкилләре арасында күптәннән инде үзара аңлашу, дустанә хезмәттәшлек хөкем сөрә. Инде район мөхтәсибе Ислам хәзрәт Шәйхетдинов һәм район благочинные Андрей Зиньков әлеге хезмәттәшлекне шул хактагы килешүдә имзаларын куеп рәсмиләштерделәр.

Килешү алга таба район территориясендә яшәүче төрле дин тотучы кешеләрнең конфессияара һәм динара татулыгын, бердәмлеген тагын да ныгытыр.

Аерым алганда, килешүдә мөхтәсибәт һәм православие чиркәве вәкилләренең район хакимияте үткәрә торган барлык әһәмиятле чараларда актив катнашачагы хакында әйтелә. Бигрәк тә егетләрне Россия Кораллы Көчләре сафларына хәрби хезмәткә чакырганда һәм озатканда ике дин әһелләренең дә катнашуы, яшьләр белән төрле спорт ярышлары үткәрүе турында килешенә. Әлеге документка ислам һәм православие әһелләренең законсыз гамәлләр кылып иректән мәхрүм ителгән райондашлар белән очрашуы, аларны туры юлга бастыру максатында әңгәмәләр үткәрүе хакындагы пунктлар да кертелгән.

Килешүгә имза салу чарасында катнашкан район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов:

-Ике арадагы бу килешү районда мөселман һәм православие диннәре вәкилләренең озак еллар үзара хезмәттәшлек итүен гарантияләүче документ булып торсын иде,-дигән теләген җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев