Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Урта Әлкидә модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. (ФОТО)

27 февраль көнне Урта Әлкидә модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Ул шуның белән дә үзенчәлекле: быел республикада мондый ФАП ның беренче булып файдалануга тапшырылуы. Узган елның декабрь ахырында стеналары җыела башлаган бина шулай гаҗәеп тиз арада төзелде. Бу вакыйга уңаеннан авыл халкының шатлыгын уртаклашырга республикадан зур кунаклар да килгән иде. Әлеге...

27 февраль көнне Урта Әлкидә модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Ул шуның белән дә үзенчәлекле: быел республикада мондый ФАП ның беренче булып файдалануга тапшырылуы. Узган елның декабрь ахырында стеналары җыела башлаган бина шулай гаҗәеп тиз арада төзелде.

Бу вакыйга уңаеннан авыл халкының шатлыгын уртаклашырга республикадан зур кунаклар да килгән иде. Әлеге ФАП Урта Әлки һәм Татар Суксуы авылларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә. Шуңа тантанага ике авыл халкы да җыелды.

Яңа медпунктка сөенмәслек тә түгел шул. Элек бит биредә иске идарә бинасының бер бүлмәсендә медицина хезмәте күрсәтелгән. Шыксыз бина, кышын җылы да тормаган. Ә яңа ФАП иң заманча таләпләргә җавап бирерлек. Аны ачу тантанасында иң элек сүз район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошинга бирелде.

-Районда бүген мондый җиденче модульле ФАП файдалануга тапшырыла. Биредә барлык кирәкле медицина җиһазлары булдырылган,-ди Александр Федорович. -Монда сезне җылы, якты бүлмәләрдә каршы алырлар, иң яңа медицина җиһазлары ярдәмендә хезмәт күрсәтерләр. Шулай да сезнең бирегә сирәгрәк мөрәҗәгать итүегезне, һәрчак сәламәт булуыгызны телим.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов та авыл халкын бу сөенечле вакыйга белән тәбрикләде.

-Бүген мин Әлки районы белән танышып йөргәндә республикада эшләп килүче социаль юнәлештәге программаларның үтәлешен үз күзләрем белән күреп, зур канәгатьләнү алдым. Районда социаль объектлар күп төзелә. Менә бүген без шундый яңа бина ачылу тантанасында катнашабыз. Гомумән, республикада халык өчен, аның яшәү шартларын яхшырту юнәлешендә бик күп эшләнә. Мин тормышыгызның һәрчак имин һәм җитеш булуын теләп калам,-диде Юрий Зимелевич.

Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов:

-Бу яңа ФАПта медицина хезмәте күрсәтү иң алдынгы алымнар белән башкарылачак. Әтйик, бирегә мөрәҗәгать иткән кешенең сәламәтлеге турындагы мәгълүматлар тулысы белән шунда ук район үзәк хастаханәсе белгечләренә юлланачак. Ә анда кыска вакыт эчендә дөрес һәм төгәл диагноз куелып, дәвалау билгеләнергә тиеш. Бу безнең сәламәтлек саклау өлкәсендә тиздән кертеләчәк яңалык,-диде.

Тантанада Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллин сүз алып, Урта Әлкидә шундый заманча ФАП төзү мөмкинлеге тудырылган өчен авыл халкы исеменнән республика җитәкчеләренә ихлас рәхмәтен әйтте. Яңа бинаны тиз һәм сыйфатлы итеп төзеп чыккан "Строитель и К" оешмасы осталары Равил Вәлиевка, Илсур Гәрәевкә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Аннан соң яңа бинаның хуҗасы фельдшер Лилия Исхакова кунакларны кабинетлар белән таныштырды. Тиешенчә җиһазланган иркен, якты бүлмәләрдә аңа үз эшен бар осталыгын куеп башкарырга насыйп булсын.


Халык фикере

Тәлгать Идиятуллин, пенсионер:

-Мин Урта Әлкидә яшим. Олыгайган саен медикларга да ешрак мөрәҗәгать итә башладым. Авылыбыз кечкенә булса да, яңа ФАП бинасы корып куйдылар. Моңа бик шатландык. Чирләп китсәк бит иң башта шул фельдшер янына ашыгабыз. Яңа бинада аңа да эшләргә уңай булыр.

Люция Кәримова, мәктәп хезмәткәре:

-Мин өч бала әнисе. Кечкенә кызым Динәгә әле ике генә яшь. Балалар чирләп китсә без тизрәк фельдшерыбыз Лилиягә йөгерәбез инде. Яңа медпункт тыштан да, эчтән дә көлеп тора, җылы, уңай. Искесендә салкын, балаларның киемнәрен салдырырга да җайсыз иде. Авылда мондый әйбәт ФАП төзелүгә бик куанабыз.

Радик Абдуллин, Урта Әлки мәчете имамы:

-Авылыбызда мәчет белән ФАП, Аллаһыбыз теләге белән булса кирәк, кара-каршы диярлек урнашкан. Мәчеттә халык күңелен, җанын сафландырса, медпунктта тән сихәте ала. Алла боерса, авыл халкы сәламәт рух һәм сәламәт тән белән тормыш алып барыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев