2 март 2015 яңалыклары
-
Кошки авылында караклар почта бүлеге бинасыннан товарларны урлап чыкканнар
27 февральдән 28 енә каршы төндә Кошки авылында караклар ишектәге йозакны ватып почта бүлеге бинасына кергәннәр һәм сатуга куелган товарларны урлап чыкканнар. Полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятьне кайнар эздән ачыклый алмаган. Тикшерү-эзләү эшләре дәвам итә.
-
Карамалы авылында Фердинант Вахитов мулла итеп сайланган
Карамалы авылында Фердинант Вахитов мулла итеп сайланган. Моңа кадәр мулла вазыйфаларын башкарган Наил Шакиров вафат булган иде. Мәчет картлары Наил аганың озак еллар дәвамында авылда мулла буларак башкарган игелекле эшләрен югары бәяләгәннәр, аның рухына дога кылганнар.
-
Урта Әлкидә модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. (ФОТО)
27 февраль көнне Урта Әлкидә модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Ул шуның белән дә үзенчәлекле: быел республикада мондый ФАП ның беренче булып файдалануга тапшырылуы. Узган елның декабрь ахырында стеналары җыела башлаган бина шулай гаҗәеп тиз арада төзелде. Бу вакыйга уңаеннан авыл халкының шатлыгын уртаклашырга республикадан зур кунаклар да килгән иде. Әлеге...
-
Бәби тудыру бүлегендә өч малай һәм бер кыз дөньяга килгән
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә өч малай һәм бер кыз дөньяга килгән. Алар гаиләдә беренче һәм икенче балалар.
-
Каратэ кекусин буенча Үзәк федераль округ ярышларыннан Валерия–алтын, Мария көмеш медаль алып кайтты
28 февральдә Кострома шәһәрендә каратэ кекусин буенча Үзәк федераль округ ярышлары үткәрелде. Бу ярышларда Россиянең төрле шәһәрләреннән 300 дән артык спортчы катнашты. Алар арасында 4 кешелек безнең район командасы да бар иде. Унике-унөч яшьлек кызлар арасында безнекеләр җиңү яулады. Советникова Валерия алтын медальгә лаек булды, ә Чернова Мария көмеш медаль...
-
Үргәгар башлангыч мәктәбендә «Әти, әни, мин – спорт сөюче гаилә» дигән күңелле ярышлар үткәргәннәр
Үргәгар башлангыч мәктәбендә «Әти, әни, мин - спорт сөюче гаилә» дигән күңелле ярышлар үткәргәннәр. Мәктәптә укучы ун баланың барысының да әти-әниләре катнашкан. Жюри әгъзалары - тәрбиячеләр Әлфия Зыятдинова һәм Рәмзия Билалова һәр гаиләнең чыгышына гадел бәя биреп торган. Марат, Гөлшат һәм Әдилә Мусиннар, Рамил, Энҗе, Рәнис Фәттаховлар иң спорт сөюче...
-
Алексеевск бистәсендә волейбол буенча зона уеннары үткәрелде
Татарстан укучыларының Х Спартакиадасы кысаларында Алексеевск бистәсендә волейбол буенча зона уеннары үткәрелде. Аларда безнең районнан Борискино мәктәбе егетләре командасы (тренерлары Виктор Захаров) һәм Базарлы Матак мәктәбенең кызлар командасы (тренерлары Гөлчәчәк Камалова) катнашты һәм алар призлы икенче урынны яуладылар.