Реклама
28 февральдә Кострома шәһәрендә каратэ кекусин буенча Үзәк федераль округ ярышлары үткәрелде. Бу ярышларда Россиянең төрле шәһәрләреннән 300 дән артык спортчы катнашты. Алар арасында 4 кешелек безнең район командасы да бар иде. Унике-унөч яшьлек кызлар арасында безнекеләр җиңү яулады. Советникова Валерия алтын медальгә лаек булды, ә Чернова Мария көмеш медаль...
28 февральдә Кострома шәһәрендә каратэ кекусин буенча Үзәк федераль округ ярышлары үткәрелде.
Бу ярышларда Россиянең төрле шәһәрләреннән 300 дән артык спортчы катнашты. Алар арасында 4 кешелек безнең район командасы да бар иде. Унике-унөч яшьлек кызлар арасында безнекеләр җиңү яулады. Советникова Валерия алтын медальгә лаек булды, ә Чернова Мария көмеш медаль белән бүләкләнде. Бу югары нәтиҗәләр кызларыбызга Росси Чемпионатында катнашу мөмкинлеге бирә. Остазлары - «Алинә» спорт залы тренеры Геннадий Вассунов укучыларның уңышы белән горурлана ала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз