Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Үргәгар башлангыч мәктәбендә «Әти, әни, мин – спорт сөюче гаилә» дигән күңелле ярышлар үткәргәннәр

    Үргәгар башлангыч мәктәбендә «Әти, әни, мин - спорт сөюче гаилә» дигән күңелле ярышлар үткәргәннәр. Мәктәптә укучы ун баланың барысының да әти-әниләре катнашкан. Жюри әгъзалары - тәрбиячеләр Әлфия Зыятдинова һәм Рәмзия Билалова һәр гаиләнең чыгышына гадел бәя биреп торган. Марат, Гөлшат һәм Әдилә Мусиннар, Рамил, Энҗе, Рәнис Фәттаховлар иң спорт сөюче...

    Үргәгар башлангыч мәктәбендә «Әти, әни, мин - спорт сөюче гаилә» дигән күңелле ярышлар үткәргәннәр.

    Мәктәптә укучы ун баланың барысының да әти-әниләре катнашкан. Жюри әгъзалары - тәрбиячеләр Әлфия Зыятдинова һәм Рәмзия Билалова һәр гаиләнең чыгышына гадел бәя биреп торган. Марат, Гөлшат һәм Әдилә Мусиннар, Рамил, Энҗе, Рәнис Фәттаховлар иң спорт сөюче гаилә исемлегенә лаек булганнар. Әнвәр Гөлсинә, Альмир Рәхимҗановлар һәм Илнур, Эльвира, Фирүзә Фәракшиннар гаиләләре дә бүләксез калмаган. Бу кичәне укучылар концерты, Искәндәр Мәрдегалләмовның әниләр турында җыры бизәгән. Әти-әниләр исеменнән Әнвәр Рәхимҗанов спорт бәйрәмен оештырган укытучылар Хәйретдинова Гөлшат белән Фәттахова Гөлфирәгә рәхмәт әйткән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: