Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Базарлы Матакта Азат итүче солдат һәйкәле янында тантаналы митинг булды. (ФОТО)

23 февральдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Базарлы Матакта Азат итүче солдат һәйкәле янында тантаналы митинг булды. Митингка сугыш һәм хезмәт ветераннары чакырылган иде. Тантанага шулай ук район үзәгендә яшәүчеләр дә шактый җыелды. Митингта катнашучыларны бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин тәбрикләде. -Быел без Бөек Ватан сугышында совет солдаты...

23 февральдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Базарлы Матакта Азат итүче солдат һәйкәле янында тантаналы митинг булды.
Митингка сугыш һәм хезмәт ветераннары чакырылган иде. Тантанага шулай ук район үзәгендә яшәүчеләр дә шактый җыелды.
Митингта катнашучыларны бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин тәбрикләде.
-Быел без Бөек Ватан сугышында совет солдаты яулаган Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез. Халкыбызның ныклыгы, ихтыяр көче аркасында нацизм тулысынча тар-мар ителде. Без әлеге данлы вакыйгалар хакында истә тотарга, әтиләребезнең һәм бабайларыбызның сугышчан традицияләрен хөрмәтләп сакларга гына түгел, Ватанга бирелгәнлек, аны якларга әзер булу кебек сыйфатларны иң югары кыйммәтләр дәрәҗәсенә күтәрергә, ә хәрби хезмәтне аеруча мөһим бурыч итеп санарга тиешбез,-диде ул.
Митингта катнашучылар ил азатлыгы өчен яу кырында ятып калган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.
-Ватанны саклаучылар көне ул хәрби киемле кешеләр бәйрәме генә түгел. Бөек Ватан сугышы чорында әнә халкыбызның бер өлеше кулына корал алып фронтта дошманга каршы көрәшсә, икенчеләр көнне төнгә ялгап тылда хезмәт куйган. Шуңа да 23 февраль - бөтенхалык бәйрәме ул,-диде район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев халык алдында ясаган чыгышында.
Тантанада сугыш чоры балалары - бүген районның сугыш һәм хезмәт ветераннары советын җитәкләүче Фаиз Шакиров һәм хезмәт ветераны Габделәхәт Әсәдуллин да чыгыш ясадылар.
-Соңгы вакытта кайберәүләр совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүен үзгәртеп күрсәтергә маташалар. Әмма тарихны бозып язудан мәгънә юк. Бары илебез халкының батырлыгы, бердәмлеге, куркусызлыгы аркасында гына Европа фашизм коллыгыннан азат ителде. Моны яшь буынга да аңлатырга, балаларыбызны, яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә зур әһәмият бирергә кирәк,-ди ветераннар.
Аннан Азат итүче солдат һәйкәле итәгенә чәчәкләр салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев