25 февраль 2015 яңалыклары
-
Чирмешәндә узган бокс буенча I ачык турнирда Әлки районы спортчылары җиңү яулады
Ял көннәрендә Чирмешәндә бокс буенча I ачык турнир үткәрелеп, анда безнең яшь спортчыларыбыз да катнашты. Һәм үз үлчәү категорияләрендә әйбәт нәтиҗәләргә ирештеләр. Ундүрт яшьлек үсмерләр арасында Руслан Феоктистов беренче, Кирилл Зинкин икенче урынны алдылар. Али Капуров 12 яшьлекләр арасында икенче урынны яулады. Ә 11 яшьләре тулган Фәнил Зәйдуллин белән Закир...
-
Юлия Шатунова “Ел укытучысы-2015” республика бәйгесенең район этабы җиңүчесе булды
penzalife.info Борискино урта мәктәбе математика укытучысы Юлия Шатунова "Ел укытучысы-2015" республика бәйгесенең район этабы җиңүчесе булды. Әлеге бәйгенең мәктәп, куст, район этапларында 24 укытучы катнашты. Финалга узган биш укытучы Базарлы Матак урта мәктәбе базасында көч мынашты. Алар жюрига портфолиоларын тәкъдим иттеләр, ачык дәрес һәм мастер-класс күрсәттеләр. Җюри районның "Ел укытучысы"...
-
Майчабуны Салман, Хлебодаровка, Демидовка авыл клублары хезмәткәрләре оештырды. (ФОТО)
Майчабуны урлаганнар! Бу хәбәр Демидовка авылында иртәдән үк яшен тизлеге белән таралды. Авыл халкының ачуы чыкты: атна буе Майчабу карачкысы клуб янында басып торды, тирә-яктагы начар энергияне үзенә җыйды да, менә сиңа мә, имеш, аны урлаганнар! "Карачкы кесәсенә язып салган теләкләребез нишли инде хәзер?"-дип аптырады халык. Әмма могҗизалар булып тора...
-
Ватанны саклаучылар көне һәм православныйларның Майчабу бәйрәме уңаеннан ярминкә гөрләп үтте. (ФОТО)
22 февральдә район үзәгендә Ватанны саклаучылар көне һәм православныйларның Майчабу бәйрәме уңаеннан ярминкә гөрләп үтте. Көне дә бәйрәмчә - кояшлы һәм җылы иде. Халык ярминкәгә күп җыелды. Күңелләрне күтәреп дәртле музыка яңгырап торды. Базарлы Матак үзәгендә сәүдә рәтләре тезелеп киткән иде. Авыл җитештерүчеләре, фермерлар халыкка ит, бөртек, печән, салам тәкъдим...
-
Базарлы Матакта Балалар иҗаты йортында муниципаль район советы утырышы була
26 февральдә Базарлы Матакта Балалар иҗаты йортында муниципаль район советы утырышы була. Анда районның 2014 елгы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2015 елга планнар турындагы мәсьәлә каралачак. Утырыш 14.30 сәгатьтә башлана.
-
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Базарлы Матакта Азат итүче солдат һәйкәле янында тантаналы митинг булды. (ФОТО)
23 февральдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Базарлы Матакта Азат итүче солдат һәйкәле янында тантаналы митинг булды. Митингка сугыш һәм хезмәт ветераннары чакырылган иде. Тантанага шулай ук район үзәгендә яшәүчеләр дә шактый җыелды. Митингта катнашучыларны бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин тәбрикләде. -Быел без Бөек Ватан сугышында совет солдаты...