Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Майчабуны Салман, Хлебодаровка, Демидовка авыл клублары хезмәткәрләре оештырды. (ФОТО)

Майчабуны урлаганнар! Бу хәбәр Демидовка авылында иртәдән үк яшен тизлеге белән таралды. Авыл халкының ачуы чыкты: атна буе Майчабу карачкысы клуб янында басып торды, тирә-яктагы начар энергияне үзенә җыйды да, менә сиңа мә, имеш, аны урлаганнар! "Карачкы кесәсенә язып салган теләкләребез нишли инде хәзер?"-дип аптырады халык. Әмма могҗизалар булып тора...

Майчабуны урлаганнар! Бу хәбәр Демидовка авылында иртәдән үк яшен тизлеге белән таралды. Авыл халкының ачуы чыкты: атна буе Майчабу карачкысы клуб янында басып торды, тирә-яктагы начар энергияне үзенә җыйды да, менә сиңа мә, имеш, аны урлаганнар! "Карачкы кесәсенә язып салган теләкләребез нишли инде хәзер?"-дип аптырады халык.
Әмма могҗизалар булып тора икән. Эзли торгач, Майчабу карачкысы күрше районда табылды. Алып кайтып үз урынына бастырдык аны. Дөрес, табылганчы карачкының "копиясен" ясап өлгергән идек, шуңа да бәйрәмне ике карачкы белән үткәрдек. Ә бәйрәмебез искиткеч күңелле булды. Җыелды халык, кайтты туганнар! Майчабуда җыр-бию тынмады, матурлап бизәгән атларга утырып йөрдек, язгы җылы һавада уеннар, төрле конкурслар оештырдык. Ә ахырдан үзешчән сәнгать осталарының зур концерты булды.
Бәйрәм уртак чәй табыны артында, коймак-кайнатмалар белән тәмамланды. Майчабуны Салман, Хлебодаровка, Демидовка авыл клублары (мөдирләре Нургали Сәлахов, Наталья Прохорова, Дмитрий Туров) хезмәткәрләре оештырды. Аларга "Рябинушка" ансамбле, башка үзешчәннәр бик ярдәм иттеләр. Мәктәп балалары да җыр-биюләр белән сөендерде. Аларның шулай борынгы традицияләрне кабул итеп алулары күңелләргә охшады. Ә челтәрле-майлы коймакларны бик оста итеп Наталья Захарова белән Надежда Байкова пешерде.
Менә нинди кызык һәм күңелле тәмамланды Майчабуны урлау белән башланган бәйрәмебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев