Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Ватанны саклаучылар көне һәм православныйларның Майчабу бәйрәме уңаеннан ярминкә гөрләп үтте. (ФОТО)

22 февральдә район үзәгендә Ватанны саклаучылар көне һәм православныйларның Майчабу бәйрәме уңаеннан ярминкә гөрләп үтте. Көне дә бәйрәмчә - кояшлы һәм җылы иде. Халык ярминкәгә күп җыелды. Күңелләрне күтәреп дәртле музыка яңгырап торды. Базарлы Матак үзәгендә сәүдә рәтләре тезелеп киткән иде. Авыл җитештерүчеләре, фермерлар халыкка ит, бөртек, печән, салам тәкъдим...

22 февральдә район үзәгендә Ватанны саклаучылар көне һәм православныйларның Майчабу бәйрәме уңаеннан ярминкә гөрләп үтте.
Көне дә бәйрәмчә - кояшлы һәм җылы иде. Халык ярминкәгә күп җыелды. Күңелләрне күтәреп дәртле музыка яңгырап торды. Базарлы Матак үзәгендә сәүдә рәтләре тезелеп киткән иде. Авыл җитештерүчеләре, фермерлар халыкка ит, бөртек, печән, салам тәкъдим иттеләр. Авыл җирлекләре башкарма комитетлары, мәктәпләр дә бәйрәмне оештырудан читтә калмаганнар. Алар ярминкәгә яшелчә, кош-корт түшкәләре, төрле кайнатмалар, кышка әзерләгән салатлар, төрледән-төрле сөт ризыклары алып чыкканнар. Бәяләре дә авылча, тешләми. Дөрес, "Хузангай" бөртеген халык кыйбатсынды. Килосын 12 сумнан бодай безнең өчен әле кыйммәтрәк санала шул. Ә менә 5 сумга көрпәләре ярый торган бәя.
Минем алда бер ханым Югары Колчурино мәктәбенең сәүдә ноктасыннан берьюлы ике өч литрлы банка бал сатып алды.
-Бер банкасы 500 сумнан гына, бигрәк арзан,-дип куана-куана китте ул.
"Яшь көч"нең сөт ризыкларын, төрле иттән ясалган эшләнмәләрен дә халык кыстатмый алды. Ә Төгәлбәйдән фермер Фәнил Гәрәев ярминкәгә бик матур ит алып чыккан. Өстәлгә тезеп куйган кисәкләре кызыктырып тора. Иске Камкадан Фәргать Әкбәров оештырып алып килгән печән олавы тиз арада иясен табып Иске Матакка китеп барды. Саламга да хуҗа тиз чыкты.
Борынны кытыклап бөтен урамга шашлык исе таралды.
Майчабу коймаксыз булмый да булмый инде. Шунда ачык һавада ук Чуаш Кичүе авыл җирлегеннән килгән ханымнар чаж-чож коймак пешерәләр. Авыл җирлеге башлыгы Нәфисә Закирова халыкны бәйрәм өстәленә чакырып тәмле чәй белән сыйлый, кызлары кайнар коймак өлгертеп тора. Бу кунак өстәле янында коймактан кемнәр генә авыз итмәде.
Ә кинотеатр каршындагы мәйданда үзешчән сәнгать осталарыбыз халык өчен күңелле тамаша оештырган. Кышны озатып, язга, җәйгә уңышлар һәм муллык теләп такмаклар яңгырый. Һәм менә, барлык яман сыйфатларны үзе белән алып китсен дип, кар өеме өстенә бастырылган Майчабу карачкысы да яндырылды. Балалар атлы чанада урам әйләнеп кинәнде.
Бәйрәм тамашасы һәм ярминкә һәркемгә һичшиксез күңел күтәренкелеге өстәгәндер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев