Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Замана таләбе – уяулык, җаваплылык

Мисырда ял итүчеләрне алып кайтучы самолетның һавага күтәрелеп аз гына вакыт үтүгә шартлавы, бу котычкыч һәлакәттә 224 кешенең гомере өзелү террорчылык акты дип танылды. Россиядә тыелган "Ислам дәүләте" террорчылык оешмасы аның өчен дә, җомга төнендә Парижда булган хәлләр өчен дә җаваплылыкны үз өстенә алды. Алай гына да түгел, бу оешма...

Мисырда ял итүчеләрне алып кайтучы самолетның һавага күтәрелеп аз гына вакыт үтүгә шартлавы, бу котычкыч һәлакәттә 224 кешенең гомере өзелү террорчылык акты дип танылды. Россиядә тыелган "Ислам дәүләте" террорчылык оешмасы аның өчен дә, җомга төнендә Парижда булган хәлләр өчен дә җаваплылыкны үз өстенә алды. Алай гына да түгел, бу оешма алга таба да шундый канкойгыч актлар үткәрү белән яный.

Билгеле, шундый киеренке вәзгыять килеп тугач, халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләренә игътибар бермә-бер арта. Моны телевизор караган, газета укыган һәркем ишетә-күрә. Шундый заманда яшибез: безгә дә, үзәктан еракта торабыз, авылда ни булсын соң дип ваемсызлык күрсәтү һич ярамый. Террорчылыкка каршы район комиссиясенең чираттан тыш утырышында катнашучыларныв бу турыда кат-кат кисәттеләр.

-Илдә хәлләр тотрыклы, тормышыбыз тыныч. Әмма уяулык кирәк. Без төрле оешма-учреждениеләрнең эшчәнлеген ничек оештыруга, әйләнә-тирәбездәге хәлләргә игътибарлы булырга, куркынычсызлыкны тәэмин итү чараларын тиешенчә кулланырга тиешбез,-диде, утырышны башлап, район башлыгы, комиссия рәисе Александр Никошин.

Күп кеше эшли торган учреждение һәм предприятиеләр, төрле чаралар уздырылган клуб, мәдәният йортлары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына гадәттән тыш хәлләрне булдырмау өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы Вячеслав Яковлев тәфсилләп аңлатты.

-Һәр коллективта, һәр җирлектә бүгенге вәзгыять турында җитди әңгәмә булырга тиеш. Дини конфессияләр вәкилләре белән очрашып сөйләшегез. Авыл халкын да кисәтеп куегыз: чит-ят кешеләр килеп йөрмиме, буш калган өйләрдә урнашучылар юкмы, кибетләрдән таныш булмаган кешеләр күпләп азык-төлек сатып алмаганмы... Йорттан йортка йөреп дини әдәбият таратучыларны күрми калмагыз. Чит ил кешеләре кайтып урнаша икән, бу турыда безгә хәбәр итегез,-диде ул. Бүлекчә начальнигы ирекле халык дружинасының әһәмиятен арттыру турында да сөйләп үтте. Аның әйтүенчә, полиция хезмәткәрләренең санын бик нык киметү аркасында участок инспекторлары үзләренә беркетелгән һәр авылда даими була алмый, билгеле. Шуңа да халык дружинасы төнге сәгатьләрдә җәмәгать урыннарында тәртип саклауда полиция хезмәткәрләренә бик нык булыша алыр иде.

Яман ниятле бәндәләр бернәсә алдында да тукталып калмый. Илдә булган террорлык актлары хастаханәләрдә, мәдәният учреждениеләрендә, мәктәпләрдә дәваланучы авыруларны да, ял итүче кешеләрне дә, укучы балаларны да аямады бит. Димәк, мәктәпләрдә тиешле саклык чаралары һичшиксез гамәлдә булырга тиеш.

-Бер генә кешене дә документын тикшермичә, махсус журналга теркәмичә эчкә уздырмагыз. Ата-аналар җыелышлары үткәреп, аларга да аңлатыгыз. Балалар йөртүче автобус шоферлары кисәтелсен - ят кешеләрне утыртмасыннар. Подвал, чорма башлары һәрчак бикле торсын. Таныш түгел сумка, тартма, пакет табылса, эчке эшләр бүлегенә хәбәр итегез,-дип кат-кат кисәтте Вячеслав Яковлев.

Район прокуроры Руслан Гыйзәтов исә төрле даирәләрдә, әйтик, социаль челтәрләрдә таралган ялган яисә дөреслеккә туры килмәгән хәбәрләргә ышанмаска кушты.

-Кабатлап әйтәм, әлегә барысы да тыныч, тотрыклы,-диде ул.

Үзләре җитәкләгән учреждениеләрдә куркынычсызлык чараларының ничек тәэмин ителүе турында баш табиб Светлана Одушкина, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре Әнисә Гайфуллина, Фәридә Яруллина, Луиза Абдрахманова, Петр Чулков сөйләде. Беренче карашка, тиеш булганның барысы да эшләнә кебек. Әнә, ай саен диярлек укытучылар һәм укучылар катнашында гадәттән тыш хәл килеп чыкканда нишләргә кирәген аңлатып өйрәнүләр үткәрәләр. Мәктәпләр янгын чыгуны хәбәр итүче автомат сигнализация белән җиһазландырылган. Зур юлга якын урнашкан мәктәпләрдә автомат тревога кнопкалары бар. Район үзәге мәктәпләре видеокүзәтү астында тотыла. Әмма еш кына теге я бу хәл килеп чыгуда кеше гаепле була: вахтер урынында утырмаган, төнге каравылчы каядыр чгып торган, кизү торучы азга гына постыннан китеп алган... Бәланың сәбәпчесе ваемсызлык, җавапсызлык булган очраклар азмыни?!Әмма шундый заманда яшибез ки, уяулык, сизгерлек, үз-үзеңне саклау инстинкты, башкалар өчен җаваплылык турында онытмаска тиешбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев