Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районындагы Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар йорты киләсе елда киңәеп, тагын 20 кеше кабул итәчәк

Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты киләсе елда зураерга тора. Биредә хәзер 50 кеше тәрбияләнсә, ул тагы 20 кешегә артачак. Моның өчен интернатта зур ремонт эшләре төгәлләнгән инде. Өлкәннәр йорты белән Юхмачы участок хастаханәсе бер бинада урнашкан. Шулай килеп чыга - хастаханәгә бирелгән хәйран гына мәйдан күп еллардан бирле файдаланылмый тора....

Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты киләсе елда зураерга тора. Биредә хәзер 50 кеше тәрбияләнсә, ул тагы 20 кешегә артачак. Моның өчен интернатта зур ремонт эшләре төгәлләнгән инде.

Өлкәннәр йорты белән Юхмачы участок хастаханәсе бер бинада урнашкан. Шулай килеп чыга - хастаханәгә бирелгән хәйран гына мәйдан күп еллардан бирле файдаланылмый тора. Әлеге буш торган бүлмәләр дә кышын җылытыла. Билгеле, ул мәйданны максатчан файдалану турында күп уйланалар. Нәтиҗәдә республика Сәламәтлек саклау министрлыгы аны өлкәннәр йортына тапшырырга була. Ә интернатка бу бүлмәләр тагын да киңәя төшәргә, өстәмә кешеләр кабул итәргә мөмкинлек бирә.

Билгеле, өстәмә 20 кеше тәрбиягә алынса, интернатның штаты да зураер дигән өмет бар. Димәк, тагын берничә кешегә даими хезмәт урыннары булачак.

Без өлкәннәр һәм инвалидлар йорты директоры Евгений Васяйчев белән яңа гына ремонтланып беткән бүлмәләрне карап йөрибез. Төзекләндерү эшләрен "Промрадстрой" җәмгыяте башкарган. Эчке эшләргә керешкәнче алар бинаның түбә калайларын алыштыралар. Чөнки соңгы елларда түшәмнән яңгыр үтеп җәфалаган булган. Бер уңайдан түшәмне дә җылытканнар. Элек анда юка гына җылы саклагыч материал була. Шуңа кышкы айларда бүлмәләрдә тиешле температура тоту кыенлаша, түшәмнәр карала. Инде хәзер түшәк калынлык җылыткыч җәеп, аның өстеннән бетонлап та куйгач, теләсә нинди кышкы суык та куркытмый.

Ремонтланган бүлмәләр ике коридор белән бүленгән. Анда өстәмә тугыз палата булачак. Иркен спорт залы ясау да каралган. Дөрес, хәзер дә спорт бүлмәсе, тренажер җиһазлары бар. Әмма әлеге бүлмә бик кысан, барлык җиһазларны да анда урнаштырып булмаган.

Палаталарның һәркайсы төрле төсләргә буялган, пластик тәрәзәләр куелган. Бүлмәләрне мөмкин кадәр өй мохите тудырырга тырышып җиһазлыйлар.

Интернатның җылылык системасы да тулысы белән яңага алыштырыла.

Юхмачыдагы өлкәннәр йорты республикада уңышлы эшләүче социаль учреждениеләрдән санала. Коллективта 26 кеше хезмәт куя. Үз көчләре, үзләре юнәткән материаллар белән берничә бүлмәнең түшәмнәрен агартканнар, обойларын яңартканнар. Шулай ук интернат территориясе тотып алынган, өлкәннәргә ял итү мәйданчыклары җиһазланган. Агачтан төрле сыннар ясаганнар, җәен чәчәкләр үстерәләр. Котельняны да ремонтлаганнар, тоз шахтасы бүлмәсенең түшәмен яңартканнар.

Интернат хәйриячеләр ярдәмен дә тоеп яши. Әйтик, "Хузангай" җәмгыяте үзендә җитештерелгән төрле ярмалар биреп торса, фермер Юрий Тяминов бәрәңге, яшелчәләр белән күп булыша. Гомумән, өлкәннәр йортында кыш буена җитәрлек бәрәңге, яшелчә запасы булдырылган.

Без палаталарга кереп, анда яшәүчеләрнең хәлләрен белештек. Бүлмәләр чиста, җылы. Монда, үзебезнең районнан тыш, Казан, Алексеевск, Нурлат, Аксубай, Апас, Алабуга, Лаеш, Яңа Чишмә, Кукмара, Чистай, Байлар Сабасы, Теләче, Бөгелмә якларыннан өлкәннәр тәрбияләнә. Барысы да диярлек үзләрен караучы персоналга рәхмәтләр укырга ашыгалар.

-Биредә безне дүрт мәртәбә ашаталар. Ашчы кызларыбыз ризыкны шулкадәр тәмле әзерлиләр, кунактагы кебек сыйланып яшибез,-җи Җомабикә Нәзимова.

Тамара Сапожникова безгә яхшы таныш. Интернатка килгән саен аңа сугылмый калмыйбыз. Бу юлы без кергәндә Тамара Алексеевна чигеп утыра иде. Аның чигеп эшләгән әйберләре Чистай шәһәрендә оештырылган конкурста да җиңгән. Күз явын алырлык чигешләр белән бүлмәсе тулган. Ул да биредә тәрбияләнүенә бик канәгать:

-Бездә культура хезмәткәрләре еш була. Рәхәтләнеп концертлар карыйбыз. Мин укырга да бик яратам. Китапханәбез бар, аннан китаплар, газета-журналлар алып укыйм. Интернатыбызда гөлләр бик күп, алар да күңелгә рәхәтлек бирә. Безнең монда санаторийдагы кебек,-ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев