Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Узган елны төп икътисадый күрсәткечләр буенча Әлки районы уңай тәмамлады. (ФОТО)

2010 елдан башланган корылык авыл хуҗалыгында җитди сынауларын тудыра килә. Былтыр да бөртеклеләр өчен иң кирәкле чорда Әлки басулары айдан артык яңгыр күрмәде. Инде бу авыл хуҗалыгы елы тагын да хәтәррәк булырга тора - илдәге икътисадый кризис үзен һәрьяклап сиздерә башлады. Запас частьләргә, минераль ашламаларга, орлыкка бәяләр кинәт күтәрелде. Район...

2010 елдан башланган корылык авыл хуҗалыгында җитди сынауларын тудыра килә. Былтыр да бөртеклеләр өчен иң кирәкле чорда Әлки басулары айдан артык яңгыр күрмәде. Инде бу авыл хуҗалыгы елы тагын да хәтәррәк булырга тора - илдәге икътисадый кризис үзен һәрьяклап сиздерә башлады. Запас частьләргә, минераль ашламаларга, орлыкка бәяләр кинәт күтәрелде. Район Советының узган елдагы эшчәнлегенә хисап утырышында сүз әнә шул хакта да барды.

Күрсәтерлек эшләребез бар

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин район белән идарә итүгә декабрьдә генә алынса да, аңа тулы ел өчен хисап тотарга туры килде. Утырышта Тататарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм республиканың төрле министрлыклары вәкилләре дә катнашты.

Узган елны төп икътисадый күрсәткечләр буенча район уңай тәмамлады. Александр Никошин утырышта ясаган докладтан кайбер саннарны гына китерәм. 3 миллиард 259 миллион сумлык авыл хуҗалыгы товарлары җитештерелгән. Район халкының үткән елгы тулаем акчалата кереме 2 миллиард 668 миллион сум тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгына гына да былтыр 766 миллион сум инвестиция кертелгән. Моннан тыш, юлларыбызны ремонтлауга һәм төзүгә 800 миллион сум акча тотылган. Районда бик күп төзелеш эшләре башкарылды. Әйтик, Базарлы Матакта смета бәясе 90 миллион сум торган полиция биналары комплексы файдалануга тапшырылды. Юхмачыда мәдәни үзәк төзелде, Чуаш Борнае һәм Чуаш Кичүе авылларында мәктәп биналарына капиталь ремонт ясалды. Сәламәтлек саклау өлкәсендә бик күп эшләнде.

Узган ел районда халык саны янә 20 меңле чикне узды. Былтыр без әлкилеләрнең уртача хезмәт хакы 17 мең 403 сум тәшкил иткән. Районда 84 кече предприятие һәм 381 хосусый эшмәкәр эшли.

Түбән Әлкидә бертуган Шәйхетдиновларның, Рәис Галиуллинның эшчәнлеге зур үсештә бүген. Башкаладан килгән җитәкчеләргә әлеге предприятиеләрне дә күрсәттеләр. Шундый эре эшмәкәрләр хезмәт куйганда авылның киләчәге бик өметле, дип бәясен бирде Юрий Камалтынов.

Җитештерүчеләргә ярдәм кирәк

Бер уңайдан республика вәкилләрен Түбән Биктимер авылында эшләүче Нина Агапованың кәҗә фермасы белән дә таныштырдылар. Нина Ивановна кунакларга кәҗә сөтеннән җитештерелгән продукциясен күрсәтте. Фермерыбыз белән аралашкач, Юрий Зимелевич Казандагы Агропромпарк әле авыл җитештерүчеләре өчен бик җайлы эшләми икән, дип нәтиҗә ясады. Нина Агапова кәҗәләренең сөтенә сорау зур, әмма ул аны көн саен Казанга алып барып сата алмый.

Район советы утырышында да, әлеге теманы дәвам иткән сыман, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүдә эшләүче ике эре предприятие җитәкчесе чыгыш ясады.

"Кызыл Шәрык-Агро"ның Үзәк Әлки филиалы директоры Рафаэль Гыйльметдинов үз чыгышында шундый саннарны бәян итте. Республикада җитештерелүче һәр тугызынчы тонна товарлы бөртек безнең район өлешенә туры килә. Ә республиканың гомуми субсидиясеннән безгә 2 процент кына эләгә.

Рафаэль Имамович, утырышта республика җитәкчеләренең дә катнашуын искә алып, банкларның авыл хуҗалыгына бирә торган кредитлары буенча үз фикерләре белән уртаклашты.

-Бүген безгә банклар тәкъдим итә торган кредитларның процентлары нык сагайта. Дәүләттән ярдәм булмаса, барлык эшләгәнебез кредит процентларын каплауга кереп барачак, -ди ул.

Ә бит "Кызыл Шәрык-Агро" узган елны, корылык булуга карамастан, шактый уңышлы тәмамлады. Көнбагыш, кукуруз кебек техник культуралардан әйбәт уңыш алдылар. Әйтик, "Хлебодаровка" һәм "Карга" отрядлары басуларында кукуруз һәр гектардан 100 центнердан артык уңыш биргән.

Сүз дә юк, "Кызыл Шәрык-Агро" район тормышында зур роль уйный торган предприятие. Анда бүген меңнән артык әлкиле үзенә эш урыны тапкан. Уртача хезмәт хакы 14 мең 825 сум тәшкил иткән.

Эшкәртә дә, сата да бел

"Хузангай" җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугунов чыгышы залга аеруча җанлылык өстәде.

-Безнең 20 мең гектардан артык сөрү җирләребез бар иде. Бу басулар җитәрлек булмагач, быел Чирмешән районыннан 19 мең гектар җир алдык,-ди ул. -"Хузангай" да 220 кеше эшли, күбесе ир-атлар. Хатын-кызларга да хезмәт урыннары булсын дип, 50 кеше мәшгуль булырлык кондитер эшләнмәләре цехы төзи башладык. Быелдан 20 социаль фатир салуга алынабыз.

Евгений Михайлович ит-сөт җитештерү юнәлеше буенча да зур эшләр башлануы хакында сөйләде.

Район советы сессиясендә йомгаклау сүзе белән чыгыш ясаган Юрий Камалтынов:

-Авыл җирендә хәзер Евгений Чугунов кебек белгечләр җитәкчелек итәр заман җитте. Продукцияне җитештерү генә түгел, аны эшкәртеп, файдалы итеп сата да белергә кирәк. Бүген илебездә шактый катлаулы вәзгыять. Безгә, төрле яссылыктагы җитәкчеләргә, халык белән аңлашып, бер фикердә эшләү зарур, -дип билгеләп үтте.

Мәктәпләрдә эшне яхшыртырга

Юрий Камалтынов районыбызның мәгариф өлкәсендәге күрсәткечләрнең әлегә канәгатьләнерлек булмавына игътибарны юнәлтте.

-Сездә барлык фәннәрдән дә диярлек БДИ нәтиҗәләре уртача республика күрсәткеченнән түбәнрәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген белем сыйфатына бик зур әһәмият бирә. Балаларга төпле, ныклы белем бирү өчен барлык районнарда да бердәй шартлар тудырыла бит. Бу юнәлештә сезгә ныклап торып эшләргә кирәк,-диде ул.

Республика парламенты рәисе урынбасары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлекне тулы куәткә алып бару зарурлыгын да ассызыклады.

-Бер генә сугыш ветераны да, тыл хезмәтчәне дә игътибардан читтә калмасын иде,-диде.

Юрий Камалтынов берничә райондашыбызга дәүләт бүләкләре дә тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев