Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында соңгы вакытта социаль пакетка өстенлек бирүче инвалидлар саны арткан

    Инвалидлык буенча пенсия алучы 19 кеше август аенда акча урынына социаль пакет алырга теләп гариза язган. Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Рәис Галләмов шул хакта хәбәр итте. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланыргамы, әллә аннан баш тартып акчасын алыргамы? Инвалидлык буенча пенсия алучылар бу мәсьәләне 1 октябрьгә кадәр хәл итәргә тиеш. Соңгы...

    Инвалидлык буенча пенсия алучы 19 кеше август аенда акча урынына социаль пакет алырга теләп гариза язган.

    Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Рәис Галләмов шул хакта хәбәр итте. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланыргамы, әллә аннан баш тартып акчасын алыргамы? Инвалидлык буенча пенсия алучылар бу мәсьәләне 1 октябрьгә кадәр хәл итәргә тиеш. Соңгы атналарда күпләр, үзләрен дәвалаучы табиблар белән сөйләшкәннән соң, социаль пакетка өстенлек бирергә дигән карарга килгәннәр. Өлкән яшьтәге инвалидлар өчен социаль пакеттан файдалану аеруча отышлы, ди табиблар. Чөнки авыру көчәеп киткән очракта дарулар сатып алу һәр пенсионерның хәленнән килмәскә дә мөмкин. Ә өлкән яшьтә чир үзен ешрак сиздерә шул. Төрле хроник чирләрдән интегүчеләргә кыйммәтле дәвалау көтмәгәндә таләп ителергә мөмкин.

    Реклама

    Социаль пакетны яңадан кайтарырга теләүчеләрне Пенсия фонды идарәсендә чиратсыз кабул итәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: