31 август 2016 яңалыклары
-
Көзнең беренче көненә һава торышы
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсекүпчелек районнарда яңгыр фаразлый, кайбер районнарда - яшенле яңгыр
-
Әлки районында дуңгызларда африка чумасы чиренең таралуына юл куймаска кирәк
Дуңгызларда африка чумасы чиренең таралуына юл куймас өчен аучылар да уяулык күрсәтергә тиеш. Күрше Чуашия республикасында әлеге куркыныч чир белән зарарлану очрагы ачыкланган. Бу безгә хәвефсезлек һәм саклык чараларын аеруча төгәл үтәү зарурлыгын искәртә. Җәнлекләр дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге начальнигы Андрей Ерусланов әйтүенчә, район аучылык җәмгыятьләрендә...
-
Әлки районында соңгы вакытта социаль пакетка өстенлек бирүче инвалидлар саны арткан
Инвалидлык буенча пенсия алучы 19 кеше август аенда акча урынына социаль пакет алырга теләп гариза язган. Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Рәис Галләмов шул хакта хәбәр итте. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланыргамы, әллә аннан баш тартып акчасын алыргамы? Инвалидлык буенча пенсия алучылар бу мәсьәләне 1 октябрьгә кадәр хәл итәргә тиеш. Соңгы...
-
Әлки районы Салмандагы балалар һәм үсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр җәйге каникулны күңелле һәм файдалы үткәрделәр
Салмандагы балалар һәм үсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр җәйге каникулны күңелле һәм файдалы үткәрделәр. Балаларның ике төркеме Чистайдагы "Раздолье" лагеренда ял итте. Аннан соң һәммәсе бергәләп "Ривьера" аквапаркында күңел ачтылар, "Киномакс" кинотеатрында булдылар. Кинога билетларны хәйриячеләр бүләк итте. Җәен приютта балалар өчен Сабан туе, төрле конкурслар оештырылды. Гаилә көнен дә күңелле...
-
Әлки районында Республика көне зурлап билгеләп үтелде
-
Әлки районында орлыкчылык белгечләре уҗым культуралары орлыкларына фитоэкспертиза үткәрәләр
Бүген район хуҗалыкларында уҗым бодае һәм арышы орлыкларын агулыйлар. Бу хакта "Россельхозцентр"ның Әлки районара бүлегенннән хәбәр итәләр. "Хузангай" җәмгыятендә әлеге агрочара ПС-10, ПС-20 агрегатлары белән башкарыла. Ә "ВостокЗернопродукт" орлык заводында өстәмә рәвештә корткычларга каршы һәм үсүгә ярдәм итүче матдәләр белән дә эшкәртәләр. Орлыкларның төрле чирләр белән зарарланмаганмы икәнен билгеләү өчен...