Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында дуңгызларда африка чумасы чиренең таралуына юл куймаска кирәк

Дуңгызларда африка чумасы чиренең таралуына юл куймас өчен аучылар да уяулык күрсәтергә тиеш. Күрше Чуашия республикасында әлеге куркыныч чир белән зарарлану очрагы ачыкланган. Бу безгә хәвефсезлек һәм саклык чараларын аеруча төгәл үтәү зарурлыгын искәртә. Җәнлекләр дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге начальнигы Андрей Ерусланов әйтүенчә, район аучылык җәмгыятьләрендә...

Дуңгызларда африка чумасы чиренең таралуына юл куймас өчен аучылар да уяулык күрсәтергә тиеш.

Күрше Чуашия республикасында әлеге куркыныч чир белән зарарлану очрагы ачыкланган. Бу безгә хәвефсезлек һәм саклык чараларын аеруча төгәл үтәү зарурлыгын искәртә. Җәнлекләр дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге начальнигы Андрей Ерусланов әйтүенчә, район аучылык җәмгыятьләрендә кабан дуңгызларын әлеге чиргә тикшерү буенча мониторинг үткәрелеп тора. Кабан аулаучы аучыларга да кырыс таләпләр куела: алар дуңгыз түшкәсен һичшиксез ветеринария берләшмәсендә тикшертергә тиешләр. Гомумән, дуңгыз итен республикага кертү, сату-алу хәзер контроль астында. Кабаннарны машина белән бәрдерү очраклары булса (узган ел, мәсәлән, кабаннар белән бәйле өч авария теркәлгән), кырда я урманда кабан үләксәсенә юлыксагыз, бу хакта кичекмәстән җәнлекләр дөньясы объектларын саклау бүлегенә һәм ветеринария берләшмәсенә хәбәр итү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев