Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Авыл уңганнарына дәүләт тә булыша

    Әле генә каршы алган идеек төсле, бакчаң, 2015 нче ел тәмамланып та килә. Дәкабрь җитә, еллык эшкә нәтиҗәләр ясар вакыт. Авыл җиренең бүгенгесе һәм киләчеге өчен бик тә мөһим бер өлкәгә - гаилә фермаларында терлекчелек тармагы үсешенә күз салыйк әле. Күп тапкырлар сөйләсәк тә, тагын бер кабатлау урынлы булыр: авылны...

    Әле генә каршы алган идеек төсле, бакчаң, 2015 нче ел тәмамланып та килә. Дәкабрь җитә, еллык эшкә нәтиҗәләр ясар вакыт. Авыл җиренең бүгенгесе һәм киләчеге өчен бик тә мөһим бер өлкәгә - гаилә фермаларында терлекчелек тармагы үсешенә күз салыйк әле.

    Күп тапкырлар сөйләсәк тә, тагын бер кабатлау урынлы булыр: авылны үстерүгә хөкүмәт гаять зур игътибар бирә, күпсанлы программалар аша төрле яклап ярдәм итә. Шуларның берсе - гаилә фермалары оештыру һәм аларны үстерү. Гаилә фермалары эшләп киттеме, бу авылның киләчәге буласына өмет артты дигән сүз. Бигрәк тә кечкенә авылларда шулай - яңа эш урыннары барлыкка килә, күмпедер яшьләр авылда төпләнеп кала.

    Бүгенге көндә бездә 28 гаилә фермасы инде эшләп тора, тагын 4есе төзелеп бетү дәрәҗәсендә. Аларның унөчендә савым сыерлары асралып, хуҗалары сөт җитештерә. Өч фермада үгезләр симертелә, калганнарында дуңгыз, кош-корт, сарык асрала. Ике кәҗә фермасы бар, өч атлар фермасы эшләп килә.

    Кемдер кыяр-кыймас кына, ә кемдер тәвәккәлләп алынган эш акрынлап матур нәтиҗәләр бирә башлады. Хәзер гаилә фермаларында 256 баш савым сыеры, 364 баш симертүдәге терлек, 90 баш дуңгыз, 400 сарык, 200дән артык ат асрала. Татар Әхмәтеннән Фәнис Бакиров хуҗалыгында 160 баш ат бар! Елның 10 аенда гаилә фермалары 768 тонна сөт, 67 тонна ит сатты. Иң мөһиме - аларда 94 кеше эш урыны белән тәэмин ителгән.

    Программа киләче елда да эшләячәк. Теләге булган һәркем файдалансын идее аның мөмкинлекләреннән. Быел шушы программа аша Бибай Чаллысыннан Фәннүр Вәлиәхмәтов дәүләттән 1 миллион 200 мең сум, Татар Әхмәтеннән Билданов Әсхәт 2 миллион 200 мең сумлык ярдәм алып, эш башлап җибәрделәр. Әле бит бу акчалар бурычка түгел, аларны кире кайтарасы түгел! Шушы программа аша гына да районга 25 миллион 940 мең сумм акча килде.

    Реклама

    Дәүләт ярдәме моның белән генә чикләнми: шәхси хуҗалыкларында ферма төзүчеләргә 200 мең сумм, һәр сыерга 3 мең сумм акча бирелде. Шуның өстенә ташламалы кредитлар да бар бит. 2006 елдан бирле бирә аларны банклар. Аларны 3 меңнән артык кеше алды инде, 555 миллион сумм кредитның 55 миллион сумы субсидия рәвешендә кире кайтарылды. Техника, җиһазлар алу өчен лизинг программасы эшли. Үз хуҗалыкларында 3 һәм күбрәк сыер асраучыларга бушлай 106 саву аппараты таратылды.

    Боларга өстәп, районда 26 ясалма орлыкландыру пункты эшләп килүен дә әйтик. Алар дәүләт хисабыннан кыйммәтле җиһазлар белән тәэмин ителде. Быел бу хезмәттән 2640 хуҗалык файдаланды.

    Максатчан дәүләт ярдәме әйбәт нәтиҗәләр дә бирә: шәхси хуҗалыклар быел10 айда 6237 тонна сөт тапшырып, 97 миллион 327 мең сумм акча эшләделәр. Былтыргыдан 6 процентка күбрәк бу. Чуаш Кичүе, Түбән Әлки, Салман, Иске Чалы, Карга, Иске Алпар авыл җирлекләре халыктан сөт җыю буенча аеруча тырышып эшләделәр.

    Инде сүземне йомгаклап, шуны әйтим: илдә икътисадый хәл гаять катлаулы булса да, Татарстан хөкүмәте авыл җирен үстерүгә юнәлтелгән программаларны дәвам иттерә. Димәк, теләге булган, тырышлыгы җиткән һәркем күңеленә якын юнәлешне сайлап, үз эшен башлап җибәрә ала дигән сүз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: