Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Борискино авыл җирлегендә халыкны су белән тәэмин итү буенча зур эшләр башкарылган. Җыеннан фотолар

Борискино авылында җыеннар һәрчак җанлы үтә. Халыкның авыл тормышына битараф булмавы бик яхшы, әлбәттә. Әмма бит дәгъва һәм тәнкыйть сүзләренең объектив булуы, дөреслеккә туры килүе мөһим.

Борискино авыл җирлеге белән озак еллар дәвамында Галина Самарина җитәкчелек итә. Райондагы җирлекләр арасындагы рейтингта Борискино узган ел беренче бишлеккә кергән. Димәк, биредә тормыш көйле генә алга бара, туып торган мәсьәләләр вакытында хәл ителә. Җирлек башлыгының 2016 елга нәтиҗә ясаган чыгышында да сүз шул турыда барды.
Авылларда халыкны өзлексез су белән тәэмин итү буенча ел әйләнәсе зур эшләр башкарылган. Су башнясының янган насослары алыштырыл-ган (бу 100 мең сумга төшкән), урам утларын даими карап-яңартып торганнар. Борискино халкы алдагы җыеннарда авыл зираты тирәсен тотып алу мәсьәләсен күтәргән иде. Былтыр бу эшне үзара салым акчалары хисабына башкарырга дип килештеләр. Җирлек башлыгы әйтүенчә, шул максатта 299 мең сумлык төзелеш материаллары (профлист, тимер рәшәткә, профиль, багана өчен торбалар, кирпеч һәм башкалар) сатып алынган.
Башлык чыгышыннан соң авыл җирлеге советы депутаты Петр Бокарев сорап куйды:
-Кая соң ул төзелеш материаллары? Нигә аны сез үз йортыгызда саклыйсыз? Ни өчен "Кызыл Шәрык-Агро" складларында тотмыйсыз?
Депутатның әлеге ризасызлыгына җыенда катнашучы район прокуроры Руслан Гыйзәтов та тукталды.
-Сез авыл җирлеге башлыгына урынсыз дәгъва белдерәсез. Әгәр төзелеш материалларын аның хуҗалыгында саклауга каршы булсагыз, аңа ышанмасагыз, әлеге әйберләрне үз йортыгызда тотыгыз. Ә "Кызыл Шәрык-Агро" хезмәткәрләре сезнең материалларны, димәк, матди байлыгыгызны сакларга бик риза булмаслар,-диде прокурор.
Петр Бокарев авыл җирлеге советы утырышлары бик сирәк була дип тә дәгъва белдерде. Тик совет утырышлары тиешенчә үткәрелгән булып чыкты. Моны башка депутатлар да раслады. Петр Бокарев читтә төзелеш эшләрендә булып, аларны белми калган, күрәсең.
Борискино җирлегендә барысы 305 хуҗалык исәпләнә, 878 кеше яши. Авыллар буенча карасак, Борискинода 185 хуҗалык һәм 479 кеше, Иске Әнҗерәдә 79 хуҗалыкта 275 кеше исәптә. Исәлектә 28 хуҗалыкта 79 кеше яши. Ә Яңа Әнҗерә поселогында 13 хуҗалыкта 45 кеше исәпләнә. Җирлектә былтыр 5 бала туган, 13 кеше бакыйлыкка күчкән. Биредә 10 гаиләдә тәрбиягә алынган 22 бала үсә.
Эшкә сәләтле халыкның күпчелеге (135 кеше) "Кызыл Шәрык-Агро"да эшли. Халык биредә терлекне дә күп тота. Әйтик, былтыр 436 тонна сөт сатканнар. Акчага күчереп исәпләгәндә бу 7 миллион 848 мең сум дигән сүз. Җирлектә күп сыер асраучы гаиләләр елдан-ел арта бара. Бокаревлар, Мәхмүтовлар, Свежовлар, Самариннар, Казаковлар, Арнаковлар, Тутеровлар, Черновлар шәхси хуҗалыкларында биш һәм аннан да күбрәк сөтбикә асрыйлар. Халык сөт җыючылар эшеннән дә бик канәгать. Ришат һәм Илгиз Нуруллиннар, һава торышы нинди булуга карамастан, көннең-көнендә сөтне җыеп китәләр.
Былтыр Борискино авылы өчен яңа үләт базы төзелгән, су башнясы буятылган, авыл эчендәге артык зур һәм корыган агачларны кисеп алганнар.
Иске Әнҗерәдә элекке чүп-чар түгү урынын трактор белән күмдереп, яңасын ясаганнар.
Иске Әнҗерәдә якташлары - "Татэнерго" генераль директоры урынбасары Азат Мәҗитов ярдәме белән авыл көне уздырылган. Азат Илгиз улы авыл мәдәният йортын, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәлне ремонтлату, зират тирәсен тотып алу буенча зур ярдәм күрсәткән иде инде. Хәзер авылда чаңгы шуу базасы ясату эшенә дә алынган. Чаңгы трассасы буенча электр лампалары урнаштыру өчен баганалар утыртылган. Җәен трассаны тигезләп чыгып, киенү-чишенү өчен вагон куярга торалар. Яңа чаңгылар кайтуы да көтелә.
Узган ел 13 йортлы Яңа Әнҗерә авылында күп функцияле клуб бинасы төзелеп файдалануга тапшырылды. Аны Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев ярдәме белән кыска гына вакыт эчендә салып куйдылар. Клубны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кат- нашты. Биредәге уңган-тырыш халыкны зурлап, Президент авылга трактор да бүләк иткән. Кыскасы, Яңа Әнҗерәдә тормыш кайнап тора.
Җыеннарда халык күп сораулар да бирде. Әйтик, Валентина Казакова Казанга ярминкәгә йөргәндә транспортка тотылган бензин акчасын кайтаручы булмады, ди. Икенче көнне 1483 сум күләмендәге акча Андрей Казаковның шәхси счетына күчерелүе турындагы белешмәне редакциягә керттеләр. Транспорт чыгымнары шул кешегә рәсмиләштерелгән булган.
Валентина Казакова, 6 сыер асрыйм (чынлыкта сыеры 5 икән, танасын да санаган, күрәсең), нигә миңа һаман бушлай саву аппараты бирелми, дип тә сорады.
Борискино җирлегендә яшәүчеләргә 9 саву аппараты бушлай таратылган, соңгы тапкыр әлеге электр җиһазы 2015 елда бирелгән. Һәм ул вакытта аны 5 һәм күбрәк сыерлыларга өләшкәннәр. Ә Казаковларның ул вакытта, хуҗалык китабыннан күренгәнчә, 2 генә сыерлары булган. Әгәр бушлай саву аппараты өләшү программасы районда дәвам итсә, билгеле, Казаковларны да әлеге исемлеккә кертәчәкләр.
Өй төзү өчен әйбәт урыннар бар, әмма, авыл җирлеге советы аны үзенә рәсмиләштермәгәнгә, әлеге участокларны халыкка бирә алмый. Җыенда да бу сорау күтәрелде, һәм авыл җирлеге җитәкчеләренә ул җирләрне рәсмиләштереп алу чарасын күрү зарур.
Авыл кырыенда урман кебек чүп үлән үсә, дип тә зар белдерделәр. Хәер, бер төркем егетләр аны чаптырган да булган. Тик, килеп рәхмәт әйтүче булмады, дип үпкәләре калган бугай.
Иске Әнҗерәдә халык урамдагы асфальт юлга ясалма калкулык куеп булмасмы, дип сорады. Директор Рәмзия Газизова авыл мәктәбендә ремонт башлануы хакында сөйләде. Төзекләндерү эшләрендә авылдашлары Азат Мәҗитов ярдәм итәчәк икән.
Бер агай Чуаш Кичүе табиблык амбулаториясен янә участок хастаханәсе итеп булмасмы, дип кызыксынды. Тик моңа өмет аз, башка районнарда участок хастаханәләре бөтенләй калмаган. Ә бездә әле Юхмачыда саклана.
Иске Әнҗерәдә ФАП бинасы бик кысан, дип тә зарландылар. Район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Эллада Плаксина:
-Быел Югары Кәчидә модульле ФАП төзелә. Алдагы елларда сезнең авылны да шушы программага кертербез,-дип өметләндерде.
"Кызыл Шәрык-Агро" кырларга агу сиптерү аркасында умарта кортларыбыз үлеп бетә, дип зарларын белдерүчеләр булды. Бу проблема кайбер башка авылларда да күтәрелә, әмма аны хәл итү юлы әлегә ачык тәгаенләнмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев