Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Алпар авылы якташлары ярдәменә таянып яши

Соңгы дистә елда Иске Алпарда җыелышлар мәктәптә үтә иде.

Ә быелгы җыен капиталь төзекләндерелгән мәдәният йорты бинасында узды. Халык та күп килгән иде. Биредә авыллар тормышына кагылышлы шактый проблемаларга ачыклык кертелде.

Иске Алпар авыл җирлеге баш­лыгы Ринас Сәлаховның халык алдында ясаган хисап чыгышы шактый күләмле, тулы иде. Яшь җитәкче авыл тормышындагы бер генә мәсьәләне дә читләтеп үтмәде бугай. Соңгы ике-өч елда Алпарда бик күп үзгәрешләр булды. Монда гаять зур чыгым­нар таләп ителгән төзелешләр, ремонт эшләре башкарылды. Аларның күпчелеге халык ак­часына, кешеләр ярдәме белән эшләнде. Әйтик, былтыр авыл уртасында мәһабәт мәчет би­насы сафка басты. Мәчет төзелешенә 500 ләп кеше үз өлешен керткән. Бу эшне башын­нан ахырынача авылдашлары Рифкать Сәмигуллин үз өстенә алып, оештырып чыкты. Ул үзе җыенда чыгыш ясап, бердәм булганнары, ярдәм итәргә аш­кынып торганнары өчен халык­ка рәхмәтләрен белдерде.

Яңа һәм Иске Алпардагы зират тирәләре бик әйбәтләп тотып алынды. Бу эштә дә авыл халкы һәм читтә яшәүче алпарлылар зур өлеш кертте.

Авыл мәдәният йорты да як­ташлары, Казандагы эре авто­предприятие җитәкчесе Альберт Мөхәммәтшинның зур ярдәме белән ремонтланып бетте. Аль­берт әфәнде туган як өчен җан атып яшәүче кеше. Берничә ел элек ул Иске Алпар үзәгендә Бөек Ватан сугышында катнаш­кан авылдашлар истәлегенә мемориаль комплекс төзетте, мәктәптә күләмле ремонт эшләрен финанслады.

Алпарда һәр елны зурдан кубып Сабан туе үткәрәләр. Аны оештыруда да Рифкать Сәмигуллин кебек якташлары башлап йөри. Рифкать әфәнде быел җәй авылга орынып ди­ярлек торган чишмәне дә ре­монтлатты. Хәзер алпарлылар рәхәтләнеп шифалы чишмә суы эчә. Ә якташлары бертуган Зәитовлар Яңа Алпарда "Кизләү чишмәсен" төзекләндерә башлаганнар.

Җирлек башлыгы үзара са­лым акчасына хәйран эшләр башкара алулары хакында да әйтеп узды. Халыктан кергән салым һәм шуңа өстәп бирелгән дәүләт субсидиясенә Татар Мул­ла авылында 600 метр, Иске Алпарның Үзәк урамында 450 метр таш юл төзетә алган­нар. Ә район җитәкчелеге, алдагы җыеннардагы халык мөрәҗәгатен искә алып, Иске Алпарның Кече Чирмешән аръ­ягындагы өлешенә 1200 метр озынлыкта юл өслеге ясатып, вак таш җәйдерткән. Аръякта яшәүчеләр моңа сөенеп туя ал­мыйлар. Дөрес, аларның тагын бер үтенечләре бар - елга аша җәяүлеләр өчен күпер төзеп булмасмы, диләр. Бу халыкка турыдан гына кибеткә, почтага, мәчеткә, мәктәпкә йөрү өчен кирәк. Район җитәкчелеге авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә бу мәсьәләне ничек тә хәл итү җаен табарлар.

Яңа Алпар халкы җирлек баш­лыгына авылны сулы иткәне өчен рәхмәтле. Узган ел аза­гында анда су башнясы алыш­тырылган. Әлеге эштә рай­он җитәкчелеге зур ярдәм күрсәткән.

Иске Алпар җирлегендә гаилә фермалары уңышлы эшли. Аларның дүртесе Татар Мулла авылында. Әле Тәлгать Фәттахов тагын 100 баш савым сыерына исәпләнгән ферма төзеп бетереп килә. Сөт сатып файда күрүче гаиләләр күп. Уз­ган ел шәхси хуҗалыгыннан иң күп сөт тапшырган Рәис Мәхмүтов (42 мең килограмм), Рамил Зәйнуллин (22,4 мең кг), Рәфис Әсәдуллин (15,4 мең кг), Әсхәт Сибаев (14,5 мең кг), Ра­мил Гатауллин (14,1 мең кг) ха­лык алдында бүләкләнделәр. Моннан тыш, авыл җирлегендә озак еллар тату матур гаилә булып яшәүчеләргә, юбилей­ларын билгеләп үтүчеләргә дә җылы теләкләр белән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев