Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы Чуаш Кичүе терлекчелек комплексыннан соңгы вакытта һәр көнне 20 шәр тонна сөт эшкәртүчеләргә озатыла

    Чуаш Кичүе терлекчелек комплексыннан соңгы вакытта һәр көнне 20 шәр тонна сөт эшкәртүчеләргә озатыла. Комплекста 5 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 3 меңе савым сыерлары. Дөрес, бүген әле аларның яртысы гына савыла. Биредә терлек азыгы запасы мулдан. Моннан азык хәтта Юхмачы савым комплексына, Югары Әлморза терлек симертү мәйданчыгына...

    Чуаш Кичүе терлекчелек комплексыннан соңгы вакытта һәр көнне 20 шәр тонна сөт эшкәртүчеләргә озатыла.

    Комплекста 5 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 3 меңе савым сыерлары. Дөрес, бүген әле аларның яртысы гына савыла.

    Биредә терлек азыгы запасы мулдан. Моннан азык хәтта Юхмачы савым комплексына, Югары Әлморза терлек симертү мәйданчыгына да озатыла. Чуаш Кичүе комплексыннан шулай ук Яшел Үзән районына да азык ташыйлар.

    Комплекста берара хезмәт хакы түләүдә тоткарлык булып алган. Соңгы айларда анысы да җайланган. Эшчеләр белән февраль ае өчен хезмәт хакы буенча тулысынча исәп-хисап ясалган. Якын арада мартка аванс биреләчәк.

    Бозауларның сакланышы да алдагы айлардагыдан күпкә яхшырган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: