Сентябрьдә экстремизм һәм террорчылыкка каршы айлык үткәрелү очраклы түгел. Моннан 10 ел элек Бесланда булган фаҗига хәтерләрдән һич җуелмый. Яңа уку елы башларга дип сөенешеп мәктәпкә җыелган балалар, аларның әти-әниләре, укытучылары террорчылар корбанына әйләнде. Кызганыч, әмма аңа кадәр дә, аннан соң да тормышыбызда террорчылык актлары шактый теркәлде инде.
Терроризмның нигезендә яткан экстремизмны ничек кисәтергә, кешеләрдә башка милләт вәкилләренә, башка дин тотучыларга карата аңлау, түземле мөнәсәбәтне ничек булдырырга соң? Бу турыда укучыларыбыз нәрсә уйлый?
Марат Гыйбадуллин, Яңа Үргәгар авыл җирлеге башлыгы:
-Заманы да, тормышыбыз да бик нык үзгәрде шул, барыбыз да күп белә, мәгълүматны төрле чыганактан ала. Һәркемнең үз фикере. Әмма шунысы сөендерә: авыл халкына хас булган ачык күңеллелек, ярдәмчеллек, күршене хөрмәт итү кебек хисләр саклана әле. Безнең авыл район үзәгенә якын, шуңадыр, Үргәгарга кайтып урнашырга теләүчеләр һәрчак табылып тора. Авыл халкы аларны ачык йөз белән каршылый, тормышларын җайга салырга булыша. Һәм килүчеләр дә мондый мөнәсәбәткә тиешенчә җавап бирәләр - тиз дуслашып китәләр, авыл тормышына катнашалар…
Шулай да авылга килгән-киткән кешегә күз-колак булып торабыз, чөнки бүгенге шартларда уяулык та бик кирәк бит.
Ирек хәзрәт Сәлахиев, Карга авылы имамы:
-Менә алты ел инде авылда дин сабаклары укытам, балалар, яшьләр белән дә, олылар белән дә аралашып торам. Дәресләремдә дөньяви хәлләр турында да сөйлим, кешеләрнең төрлесе бар, кемдер әйбәт ният белән йөри, ә кемдер начар гамәлләр кылу турында уйлана, дип аңлатам. Бигрәк тә балаларны кисәтәм: таныш түгел кешеләр күрсәгез, олыларга әйтегез, аларга иярмәгез, сүзләрен тыңламагыз, аңламаганны читләрдән түгел, миннән, әти-әниегездән сорагыз, дим.
Мәчетебездә гаетләрдә бик күп кеше җыела, кунаклар, юлаучылар, бөтенләй таныш булмаган кешеләр килә. Андый вакытта аеруча сак булырга тырышабыз. Аллаһ йортына килүчеләр өчен җаваплыгыбызны аңлап, видеокүзәтү камерасы да куйдык. Вәгазьләремдә (ә аларны мкирофон аша, бөтен авыл ишетелерлек итеп сөйлим) үзара хөрмәтләшү, аңлашып яшәү, татулык турында әйтергә онытмыйм. Аллаһы Тәгалә террорчылык, экстремизм ише фаҗигаләрдән сакласын, тыныч, имин яшәсәк иде.
Гөлнур Ибәтова, Яңа Салман мәктәбе укытучысы:
Бездә рус һәм татар балалары, "Каенкай" приютында тәрбияләнүче малайлар һәм кызлар укый. Укучыларыбызны кечкенәдән үк башка милләтле яшьтәшләре белән дус булырга, бер-берсен кимсетмәскә өйрәтәбез. Әйтергә кирәк, безнең мәктәптә бик әйбәт мөнәсәбәтләр яшәп килә, балалар үзара тату, "Каенкай"дан килүчеләрне дә читкә тибәрмиләр, үз араларына алалар, кайгырталар хәтта. Димәк, укучыларыбызның күңелләрендә толерантлык билгеләре инде бар, аларны алга таба үстерергә генә кирәк. Без укытучылардан дөрес юнәлеш бирә белү сорала. Балаларга диннәр турында сөйләгәндә аларның тигезлегенә, һәркемнең намус ирегенә ия булуына басым ясыйбыз. Ышанып әйтәм, бүген дус, тату булып, бергә уйнап үскән укучыларыбыз киләчәктә дә башкаларга карата ихтирамлы мөнәсәбәтне югалтмаслар.
Владимир Кузнецов, өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты директоры:
-Нәкъ менә шул турыда җыелыш үткәргән вакытка туры килдегез. Үзебездә яшәүчеләргә экстремизм, терроризм турында аңлатабыз, сак булырга, безгә килгән ят кешеләргә игътибар итәргә кирәк, дип сөйлибез. Өлкәннәр бит алар самими, теләсә кемнең җылы сүзенә ышанучан. Безнең бурыч - аларның иминлеген тәэмин итү.
Уйлап куям да, аптырыйм - нинди заманда яшибез? Юхмачыда бит татары да, русы да гомер дус яшәделәр. Мин үзем татарча, чуашча да рәхәтләнеп сөйләшә алам. Әтием механик иде, Түбән һәм Югары Әлморзада да эшләде, татарларны хөрмәт итә, уңган халык дип мактый иде. Мин ышанам: бернинди экстремизм да безнең халыклар арасына дошманлык казыгы кага, дуслыгыбызны какшата алмас.
Нет комментариев