Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Хузангай” ҖЧҖ җитәкчесе Евгений Чу­гунов: Тиздән май-сыр цехы ачылачак. Анда байтак өстәмә эш урыннары була

Иске Кората авыл җирлегендә былтыр җиде бала туган, дүрт кеше бакыйлыкка күчкән. Бу туучылар саны үлүчеләрдән артыграк булган сирәк җирлекләрнең берсе.

Иске Коратада җыенга халык бик аз килгән иде. Яңа мәдәният йортының тамаша залы ярым буш булды. Ә бит кешеләр белән очрашуга, аларның сорауларын ишетергә, проблемаларын хәл итәргә дип район җитәкчеләре, күп оешма- хезмәтләр вәкилләре килде авылга.

"Киләчәктә, җыенда катнашучылар шулай аз булса, авылда аны аерым үткәрү бәлки кирәкмәс тә",-ди район башлыгы Александр Никошин.

Ә җыелышта авыл тормышы өчен шак­тый мөһим мәсьәләләр күтәрелде. "Авылда буа ясадылар да бит, әмма аның суы тормый",-дип борчыла бер абзый. Авыл җирлеге башлыгы Нико­лай Кузнецов әйтүенчә, буаның эшермәләре әле тулысынча ясалып бетмәгән икән. Быел аны төзүне дәвам иттерәбез, ди башлык.

"Балаларга уйнар өчен мәйданчык төзеп булмасмы?"-дип кы­зыксынды Наталья Кузнецова. Авылда уен мәйданчыгы төзү мәсьәләсен хәл итәргә ышандырдылар.

Авыл урамнарында сукбай этләрнең күп бу­луы да үзәкләренә үткән. "Балаларны урамга үзләрен генә чыгарыр­га да куркыныч",-дип зарлана халык. Җирлек башлыгы, маэмайларны тотып китү өчен махсус бригада чакыртырбыз, диде. Шундый бригада биредән 25 сукбай этне тотып киткән булган инде.

"Хузангай" ҖЧҖ җитәкчесе Евгений Чу­гунов җәмгыятьнең бүгенге эшләре һәм алга планнары хакында сөйләгәндә:

- Тиздән май-сыр цехы ачылачак. Анда байтак өстәмә эш урыннары була. Балаларыгызга, туганна­рыгызга җиткерегез,-дип мөрәҗәгать итте.

Күп балалы ана Веро­ника Толстокоренконың да гозере җитди:

- Мин алты бала тәрбияләп үстерәм. 2012 елдан бирле күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программа­сы буенча чиратта торам. Безгә кайчан өй төзелер икән?-ди ул.

Район башлыгы Алек­сандр Никошин аңа өметләндерерлек җавап бирде:

- Сезгә әлеге програм­ма буенча өй төзеләчәк, сез исемлектә бар,-диде. - Министрлыклар аша белешеп, моның төгәл кайчан буласын хәбәр итәрбез.

-Без авыл читендә яшибез. Урамыбызга яктырткыч лампа куеп булмасмы икән?-ди бер ханым.

Аның бу үтенечен к а н ә г а т ь л ә н д е р е р г ә ышандырдылар.

Сихтермә-Хузангай халкы исә авылда транс­порт күп йөрүгә зарлан­ды. Җәйләрен бигрәк тузан була, диләр. Кайбер урам юлларын асфальт­лап булмасмы, дип тә сорыйлар. Авыл эчендә андый эшләрне башкару "Хузангай" җәмгыятенең планында бар икән.

Хезмәт ветераны Зи­наида Ярославлева эчә торган су мәсьәләсен күтәрә. "Өйдәге кран­нардан болганчык су ага, кайчан чиста су эчәрбез икән?"-ди ул. Бу про­блема авыл һәм район җитәкчеләренә таныш. "Хузангай" җәмгыяте аны хәл итәргә дә җыена: быел яңа су скважина­сы бораулатып, авылны чиста су белән тәэмин итәргә ниятләре.

Шулай ук авылдагы газ слесарен тулы ставкада эшләтәсе иде, дигән теләк яңгырады. "Су өчен түләү кыйммәт",-дигән апага исә су счетчигы куйды­рырга киңәш ителде.

Район башлыгы Алек­сандр Никошин җыенга йомгак ясап:

- Сихтермә-Хузангай авылы үсә, зурая. Эш урыннары артып тора. Күпме яңа йортлар са­лына. Менә яңа мәктәп, балалар бакчасы да төзергә планлаштыра­быз. Күпләр көнләшерлек сезнең авыл, - дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев