Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Иске Матак авыл җирлеге Әлки районында иң зур җирлекләрнең берсе

    Иске Матак авыл җирлегендә яшәүчеләрнең җитәкчеләренә сорау-гозерләре күп җыелган. Җирлек башлыгы Георгий Нагорновка һәр авыл халкыннан "урамнарны кардан чистарттырмыйсыз" дигән тәнкыйть тә яңгырады. Иске Матак авыл җирлеге 6 торак пунктны үз эченә ала. Бу районда иң зур җирлекләрнең берсе. Димәк, эш күләме, хәл ителгән мәсьәләләр, башкарылган эшләр дә хәйран булырга...

    Иске Матак авыл җирлегендә яшәүчеләрнең җитәкчеләренә сорау-гозерләре күп җыелган. Җирлек башлыгы Георгий Нагорновка һәр авыл халкыннан "урамнарны кардан чистарттырмыйсыз" дигән тәнкыйть тә яңгырады.
    Иске Матак авыл җирлеге 6 торак пунктны үз эченә ала. Бу районда иң зур җирлекләрнең берсе. Димәк, эш күләме, хәл ителгән мәсьәләләр, башкарылган эшләр дә хәйран булырга тиеш. Алты авылның берләштерелгән җыеннары өч урында узды. Башка авыл җыеннары белән чагыштырганда халык сүлпән җыелды биредә. Әллә инде алар җыенда күтәрелгән проблемаларның хәл ителәсенә ышанычларын җуйганнар…
    Һәр өч җыелышта халык алдында авыл җирлеге башлыгы 2014 елда башкарылган эшләргә хисап тотты, алга билгеләгән планнарын халык хөкеменә куйды.
    Җирлектә 1002 кеше яши. Шуның 521 е - хезмәткә сәләтле кешеләр. Алты авылда барлыгы 147 сыер асрала икән. Бу бик кечкенә күрсәткеч, билгеле. Сыер асрауның гаилә өчен керемле булуы турында хәзер халык та ачыктан-ачык әйтә башлады. Күпләр хуҗалыкларында сөтбикәләр санын арттыру ягын кайгырта. Хәер, андыйлар, аз булса да, бу җирлектә дә бар икән. Яңа Сихтермәдән Виталий Советников гаиләсе биш сыер асрый әнә. Былтыр алар 116 центнер сөт тапшырганнар. Югары Матактан Юрий Карманаев биш сыерыннан 195 центнер сөт саткан һәм 250 мең сум акча эшләгән.
    Авылларны су белән тәэмин итү буенча башкарасы эшләр шактый биредә. Су проблемасы җирлекнең һәр авылында диярлек бар. Георгий Нагорнов Иске Матакта 1600 метр су трассасы ясату өчен проект эшләтеп куйган. Хәзер экспертиза үткәреп, бу эшне "Чиста су" республика программасына кертергә кирәк.
    Татар Шәпкәсе халкы җыенда авылларының су башнясы бик иске булудан зарланды.
    -Ул башня бит безнең авылга су керткәндә үк куелган иде. Ямарлыгы да калмаган, черегән. Әле бер якка авышты да. Язга, җирләр эрегәч авар дип куркып торабыз,-ди шәпкәлеләр.
    Авыл җирлеге башлыгы референдумда хәл ителгән үзара салым акчасы туплану белән моның чарасын күрергә ышандырды. Урамда колонкалар юк, дип тә зарлана халык. Урам колонкасы нигә соң, дисәк:
    -Тиздән өйгә керә торган торбаларда су туңа башлый, суны колонкадан ташыр идек,- диләр. Ә сулары трассаның сай ятуы сәбәпле туңа икән.
    Татар Шәпкәсендә юлны кардан ачтыру оештырылмый, дип тә зарландылар. Хәтта авыл эчендә мәктәп автобусы борылып чыгарлык та мәйдан чистартылмый, диләр.
    Хәер, юллар ачылмый дигән зарны барлык авыл кешеләреннән дә ишеттек. Югары Матакның клуб артындагы урамына кыш башыннан бирле трактор кермәгән бугай. Без кеше сукмагы гына салынган урамны үзебез дә карап үттек. Георгий Нагорнов исә:
    - Юл хезмәтенә 27 мең сум бурычыбыз бар. Акча түләмичә беркем дә кар чистартмый, - дип аклана.
    Ә бит моңа кадәр авылларда үткән җыеннарда без урамнарның кардан чистартылмавы турында халыктан бөтенләй диярлек дәгъвалар ишетмәгән идек. Димәк, анда җирлек башлыклары сылтау эзләми генә авыл урамнарын чиста тоту мөмкинлеге таба.
    Халык авылда төлкеләр, иясез этләр йөри, дип тә зарланды. Татар Шәпкәсендә бер сыерга төлке ташланган. Хайванның үләксәсен яндырганнар. Терлекне, кош-кортны урамга чыгарырга да куркып торыйкмы инде, дип борчылалар. Төлкеләргә, сукбай этләргә каршы чаралар күрергә ышандырды авыл җирлеге җитәкчелеге.
    Бер апа район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп:
    -Район үзәгендә җәмәгать бәдрәфләре юк. Кече йомышың белән кая сугылырга белми аптырыйсың,-ди. Бу урынлы дәгъваның да якын арада хәл ителәсенә ышандырылды.
    Яңа Сихтермә халкы: "Клубсыз калдык, көтүлекләребезне "Хузангай" киртәләп алды",-дип зар белдерде. Чуаш Шәпкәсе мәктәбен ремонтлауны сорыйлар. Авылларның күбесендә район үзәк хастаханәсендә амбулатория карталарының югалуына зарландылар. Хастаханәгә барган саен яңа карта ачалар, алдарак нинди дәва алуың турындагы мәгълүмат югала, диләр.
    Ә менә авылларындагы фельдшерлардан халык бик канәгать. ФАП биналары республика тарафыннан һәр елны яңартыла. Менә Абдул Салманда 500 мең сумга төшереп ФАП ремонтланган. 49 кешелек авылда төзек-күркәм фельдшер-акушерлык пункты булу бик әйбәт күренеш инде.
    Югары Матакта: "Зиратларыбызны чистартыр идек. Авыл җирлеге башлыгы транспорт белән булышсын иде", диделәр. Язга, өмәләр башлангач ярдәм булыр, дип вәгъдә итте җирлек башлыгы. Бер уңайдан зираттагы чүп-чарны яндыру өчен махсус урын да булдырырга килешенде.
    Иске Матактагы җыен башка авыллардан тынычрак үтте. Халык бик матур, заманча итеп ремонтланган мәктәп бинасы һәм өр-яңадан ясалган балалар бакчасы өчен олы рәхмәтләрен җиткерде. Иске Матак мәктәбе былтыр республикада һәм Россиядә иң әйбәт уку йортлары исемлегенә кертелде бит әле. Биредә бик тәҗрибәле укытучылар, белгечләр хезмәт куя.
    Бу авылларда узган җыеннар авыл җирлеге советы һәм халыкның урындагы мәсьәләләрне хәл итүдә бердәмлеге җитеп бетмәвен күрсәтте. Авыл тормышындагы әһәмиятле күп мәсьәләләр җирлек җитәкчелеге белән шунда яшәүче халык аңлашып эшләгәндә уңай чишелеш табар иде. Әлеге сөйләшүләрдән соң авыл җирлеге җитәкчелеге үз эшчәнлегенә үзгәрешләр кертер дип ышанасы килә.
    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: