Әлки районы: Борискинода яшәүче хезмәт ветераны Александра Воронцова репрессия корбаны булган әтисе Кирилл Демьянов турында истәлекләре белән уртаклаша
Вакыт узу белән күп нәрсәләр онытыла, тарих тузаны белән каплана. Әмма һич тә хәтердән чыгарырга ярамаган, әледән-әле искә төшеп, сискәндереп торырга тиешле вакыйгалар бар. Илебез тарихында канлы эз калдырган сәяси репрессияләр - әнә шундый фаҗигале сәхифәләрнең берсе. Нахакка гаепләнеп атып үтерелгән, лагерь һәм төрмәләрдәге котчыкмалы "яшәү" шартларыннан һәлак булган, язмышлары...
Вакыт узу белән күп нәрсәләр онытыла, тарих тузаны белән каплана. Әмма һич тә хәтердән чыгарырга ярамаган, әледән-әле искә төшеп, сискәндереп торырга тиешле вакыйгалар бар. Илебез тарихында канлы эз калдырган сәяси репрессияләр - әнә шундый фаҗигале сәхифәләрнең берсе. Нахакка гаепләнеп атып үтерелгән, лагерь һәм төрмәләрдәге котчыкмалы "яшәү" шартларыннан һәлак булган, язмышлары җимерелгән миллионлаган ватандашларыбыз... Ә бит репрессия тәгәрмәче астында калучылар нигездә илнең иң булдыклы, иң акыллы һәм талантлы ул-кызлары була. Тулы булмаган мәгълүматларга караганда, безнең Әлки районыннан гына да 600 гә якын кеше репрессия корбаны булган.
"Миңа ник тисеннәр, угры түгелмен лә"
Александра Кирилловна Воронцованың әтисе дә җиргә ябышып ятучы, авыл хезмәтенең мәлен, җаен белүче тырыш, хуҗачыл крестьян була. "Көч-куәте ташып торган озын буйлы, нык бәдәнле, чибәр кеше иде әти",-дип искә ала кызы.
Алар, өч бертуган Демьяновлар, Иске Тахтала авылының иң уңган ирләреннән саналган. Туганнар бик бердәм була. Өч гаилә бер йортта яшиләр, һәр эшне - чәчүме ул, уракмы - бергә башкаралар. Балалар туа тора, төп йортта кысан була башлый, һәм Кирилл Демьянов башка чыгарга карар кыла. Мунча кебек кенә өй сатып ала да аны кирпечтән зурайтып сала. Җиренә җиткереп, нык, сыйфатлы итеп төзи ул йортны. "Әтиләр өенең алгы өлеше Иске Тахталада әле дә тора, анда озак еллар бер гаилә яшәде",-ди Александра Кирилловна.
Кирилл Демьянов атларны бик ярата, хуҗалыгында ул ике елкы, ике сыер асрый. Тимерче алачыгы да була.
1931 елда авыллардагы хәллерәк крестьяннарны кулак ярлыгы тагып кулга алулар, сөргенгә җибәрүләр башлана. "Сез дә кулаклар исемлегендә, "кунак-лар" көтегез",-дигән шомлы хәбәр Демьяновларга да килеп ирешә. Ике абыйлары, тиз генә җыенып, гаиләләрен алып төнлә авылдан чыгып китәләр. Ә 30 яшьлек Кирилл хәлләрнең мондый юнәлеш аласына ышанмый. "Ник мине кулга алсыннар? Карак түгелмен лә. Көне-төне эшлим, ике кечкенә балам бар. Юк, тимәсләр",-ди. Әмма ялгыша шул беркатлы крестьян. Августның матур бер көнендә районнан милиция килеп, аны алып китәләр.
Александра Кирилловна сөйли:
-Бу вакыйгалардан соң күп еллар узгач, әти безгә, Борискинога кунакка кайткан иде. Аның белән Тахталага барырга чыктык. Югары Матакны узып күпмедер баргач, әти машинаны туктатты да басу эченә кереп китте. Күрәм: тезләнде, җирне кочаклагандай булды, ә үзенең иңбашлары дерелди. Мин йөгереп янына бардым, "әти, нәрсә булды?" дим. "Кызым, бу бит безнең җирләр иде. Монда күпме тиребез тамган" ди, ә үзенең җыерчыклар баскан йөзеннән күз яшьләре тәгәри...
Ул сөргендә дөньяга килә
Гаилә башлыгын кулга алып ике атна узгач, Иске Тахталага Демь-яновлар өенә җигүле ике ат белән кабат милиционерлар килеп төшә. Ике кечкенә баласын кочкан хуҗабикәгә: "Җыен, сине кулга алырга килдек",- диләр.
- Әни бөтенләй коелып төшә, - дип сөйли Александра Кирилловна. - Мичтә җылы ризык бар, балаларымны ашатыйм әле, дип сорый, әмма рөхсәт итмиләр. Бер кешегә 30 килограмм исәбеннән әйбер алырга ирек бирәләр. Әни тиз-тиз җылы киемнәр, ризык-лар тутыра. Бу хәлне ишетеп, туганнары йөгереп килеп җитә. Тик аларны әнигә якын җибәрмиләр. Биш һәм өч яшьләрдәге ике улы белән әнине арбага утыртып алып китәләр. Соңрак сеңелләре сөйли: кичкә таба әтиләр өенә авыл халкы җыела, бөтен булган мал-мөлкәтне талап чыгалар...
Марина Демьянованы балалары белән Кама елгасындагы затонга алып киләләр. Әтиләре дә шунда икән. Монда бик күп кулак гаиләләрен җыйганнар. Барысын да баржага төяп алып китәләр. Кама елгасы буйлап ике атна йөзәләр. Кая алып баралар - беркем белми. Ниһаять, куе урман каплаган яр буена туктыйлар. Бу элеккеге Молотов өлкәсе була. Тайгада землянкалар казып, һәр гаилә үзенә куыш ясый. Ир-атлар урман кисү, бараклар төзү эшенә керешәләр. Ул арада кыш җитә. Ачлык, зәһәр салкын. Демьяновларның биш яшьлек уллары салкын тидереп үлеп китә. Гомумән, халык чирләрдән, ачлыктан дистәләп, йөзләп кырыла.
- Мәетләрне Кама елгасына гына ташлаганнар. Тайгада бу урында барлыкка килгән шәһәргә, халык каны акканга, Краснокамск дигән исем биргәннәр,-дип сөйли Александра Кирилловна.
Тайга уртасында Краснокамск шәһәре барлыкка киләсе шушы урында сөрген срогын узучы Демьяновлар гаиләсендә 1934 елда Александра дөньяга килә.
Тегү машинасын да талап алалар
Демьяновларны төрле урынга күчереп йөртәләр. Коми-Пермь өлкәсендәге Кудымкарь шәһәренә, аннан Тюзим поселогына... Шул елларда тагын ике уллары туа. Кая урнашсалар да, тырыш крестьяннар йорт-хуҗалык булдырырга омтылалар, баш күтәрми эшлиләр. Тюзимда Демьяновлар сыер, башка терлекләр сатып ала. Тырыша-тырмаша торгач, әниләренә күптән хыялланган "Зингер" тегү машинасы алуга да ирешәләр. Уңган хатын анда үзләренә генә түгел, поселок халкына да киемнәр тегә, яулык-лар, эскәтерләр бәйли, чигә. Әмма, заемнар, салымнар буенча бурычларыгыз җыелды дип, көннәрдән бер көнне "Зингер"ны алып чыгып китәләр. "Шунда әнинең әрнеп елаганнарын һич онытасым юк",-ди Александра Кирилловна.
Тиздән Бөек Ватан сугышы башлана. Әтисенең фронтка китәргә теләге булса да, аны бронь белән калдыралар. Кирилл Демьянов бу вакытта тайгада урман кисүчеләр бригадиры була. Ә фронт-ка урман кирәк, аны эшелон-эшелон озатып торалар... Әйтергә кирәк, төпле акыллы, зирәк, эшлекле Кирилл Демьянов сөргендә дә үзен күрсәтә, абруй казана. Аның белән исәпләшәләр, фикеренә колак салалар.
Александра Кирилловна сөргендә үткән балачагын бик яхшы хәтерли. Әтиләренең тайгада аю аулап гаиләләрен ачлыктан коткаруларын, кышларын авылга бүреләр һөҗүм итүен, алар яшәгән поселокта власовчылар өчен лагерь төзелүен, урман егарга китерелгән әсир немецларга балаларның ташлар бәрүләрен, беренче сыйныфта укыганда тиф йоктырып үлемнән калуын сөйләгәндә аның күзләренә яшьләр тыгылды.
"Ни кызганыч, әти белән әни аклануларын белмичә үлделәр"
Сугыштан соң амнистиягә эләгеп, Демьяновлар Самара өлкәсенә кайтып төпләнәләр. Алар балаларын һәрвакыт укырга өндиләр. Олы уллары Казанда медицина институтына керә. Әмма, "халык дошманы" баласы икәнен белеп алып, берничә айдан аны вуздан куалар. Дөрес, балаларының берсе дә югалып калмый, тормышта үз урынын таба.
Самара өлкәсенең Елхово районында педучилищега укырга кергән Александра, иптәш кызларының үгетләүләренә күнеп, алар белән Самарага китеп заводка эшкә урнаша. Тынгысыз күңелле комсомол кыз чирәм җирләрне үзләштерергә китәргә дә җыена. Әмма шул вакытта Самарага Борискинодан килгән Фридрих исемле егет аңа гашыйк була. Берникадәр дуслашып йөргәч, яшьләр өйләнешеп Борискинога кайтып урнашалар. Шулай итеп, моңа кадәр Әлки районын бер тапкыр да күрмәгән Александраны язмыш тарихи Ватанына кайтара.
Фридрих һәм Александра Воронцовлар яратышып, бер-берсен хөрмәт итеп 53 ел гомер итәләр. Өч бала үстерләр, барысына да югары белем бирәләр. Кызганыч, гомер юлдашы бүген янәшәсендә юк инде. Александра Кирилловна кызы Марина гаиләсе белән яши.
Александра Воронцова - актив тормыш позицияле, максатчан шәхес. Ул читтән торып Алабуга китапханә техникумын, аннан соң Мәләкәс педагогика институтын тәмамлый. Өч дистә елдан артык Борискино урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта. Җәмәгать тормышында актив катнаша. Әнисе эшен дәвам итеп, ул чигү, челтәр бәйләү белән мавыга. Аның сәнгать дәрәҗәсендә башкарылган кул эшләре үзебезнең һәм күрше районнар күргәзмәләренә куела. Әнисеннән ядкәр булып күчкән һәм үзе эшләгән эскәтерләр, япмалар район музеенда да сак-лана.
...1998 елда ул әтисе Демьянов Кирилл Тихоновичның реабилитацияләнүе хакындагы хәбәрне ала.
- Шунысы кызганыч, әти белән әни намуслы исемнәре аклануы хакында белмичә үлеп киттеләр, - ди Александра Кирилловна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев