1 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Әлки районы: “Яңарыш-Возрождение” республика фондына үз өлешебезне кертик
Район халкы һәр елны "Яңарыш-Возрождение" республика фондына шактый күләмдә үз өлешен кертә. Бу игелекле эштә районыбыз оешма-предприятиеләре коллективлары, эшмәкәрләр, пенсионерлар, гомумән, теләге булган һәркем катнашып килә. Иганәчеләрдән кергән акчаларга күрше Спас районындагы Болгар шәһәрчегендә нинди күләмле эшләр башкарылуын күреп торабыз. Әле сентябрь башында гына биредә Болгар Ислам академиясе бинасы файдалануга...
-
Әлки кызы Регина – көмеш медаль иясе
Менделеев шәһәрендә билбау көрәше буенча Ибраһим Галимов истәлегенә үткән ачык турнирда районыбыз командасы да чыгыш ясады. Әлеге бәйгедә Казан, Яр Чаллы кебек зур шәһәрләрдән килгән көчле көрәшчеләр катнашты. Базарлы Матактан спорт мастеры Регина Нурутдинова, үз үлчәмендә икенче урынны алып, көмеш медаль белән бүләкләнде. Регина билбау көрәше белән күп еллардан бирле...
-
Әлки каратэчыларының чираттагы зур җиңүе
Түбән Кама шәһәре беренчелегенә киокусинкай каратэ буенча ачык турнирда районыбыз командасы уңышлы чыгыш ясады. Әлеге бәйгедә Идел буе төбәкләреннән 300 дән артык спортчы катнашты. Яшь каратэчыларыбыз Данил Гыйматдинов, Алмаз һәм Данил Шәйхетдиновлар, Булат Борһанов ярышларда алтын медальләр яуладылар. Әмирхан Хәсәнов, Ислам Шәмәрдәнов, Илназ Зыятдинов, Ринат Сабиров икенче урыннарны алдылар. Ә...
-
Мәңгелек йортыбызны төзекләндереп тору – изге бурычыбыз
Соңгы елларда районыбыз авылларында авыл халкы, шуннан чыккан эшмәкәрләр, җитәкчеләр, гади эшчеләр, пенсионерлар һәм җирлек башлыклары ярдәме белән зират тирәләре яңартыла. Бу эш безнең туган авылыбыз Юксылда бигрәк тә үрнәк төстә башкарылды. Халыктан җыелган акчага зират тирәсе металл рәшәткәләр белән тотып алынды. Әлеге изге максат белән зур активлык күрсәтеп, тырышып...
-
Яңа Чаллы авылында яшәүче Исхаков Муса Мингата улын якыннары 50 яшьлек юбилее белән котлый.
Яңа Чаллы авылында яшәүче яраткан тормыш иптәшем, әтиебез Исхаков Муса Мингата улының 1 ноябрьдә гомер бәйрәме - 50 яшьлек юбилее. Иң газиз кешебез, киңәшчебез, ышанычлы терәгебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Киләчәктә дә әти белән тормышыбызга ямь өстәп, безнең күңел җылыбызны тоеп, игелегебезне күреп, бәхетле гомер кичерүегезне, эшеңдә зур...
-
Әлки районында узган айда аерылышучылар булмаган
Октябрьдә яңа туган балалар хисабына районыбызда халык саны 12 кешегә арткан. Узган ай дәвамында район ЗАГС бүлегендә 5 никах теркәлгән, ә аерылышучылар булмаган. Кызганыч, 26 райондашыбыз арабыздан киткән. Ә ел башыннан бирле районда 89 бала туган, 78 гаилә төзелгән, 30 пар аерылышкан, 250 кеше мәңгелеккә күчкән. Чагыштыру өчен: 2016 елның...
-
Әлки районы: Борискинода яшәүче хезмәт ветераны Александра Воронцова репрессия корбаны булган әтисе Кирилл Демьянов турында истәлекләре белән уртаклаша
Вакыт узу белән күп нәрсәләр онытыла, тарих тузаны белән каплана. Әмма һич тә хәтердән чыгарырга ярамаган, әледән-әле искә төшеп, сискәндереп торырга тиешле вакыйгалар бар. Илебез тарихында канлы эз калдырган сәяси репрессияләр - әнә шундый фаҗигале сәхифәләрнең берсе. Нахакка гаепләнеп атып үтерелгән, лагерь һәм төрмәләрдәге котчыкмалы "яшәү" шартларыннан һәлак булган, язмышлары...
-
Әлки районы: “Татмедиа” оештырган “Языл һәм телевизор от!” акциясендә катнашырга чакырабыз
"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте кабат актив әбүнәчеләр арасында призлар уйнатырга җыена. Анда төп приз - 32 диагональле телевизор.