Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәңгелек йортыбызны төзекләндереп тору – изге бурычыбыз

Соңгы елларда районыбыз авылларында авыл халкы, шуннан чыккан эшмәкәрләр, җитәкчеләр, гади эшчеләр, пенсионерлар һәм җирлек башлыклары ярдәме белән зират тирәләре яңартыла. Бу эш безнең туган авылыбыз Юксылда бигрәк тә үрнәк төстә башкарылды. Халыктан җыелган акчага зират тирәсе металл рәшәткәләр белән тотып алынды. Әлеге изге максат белән зур активлык күрсәтеп, тырышып...

Соңгы елларда районыбыз авылларында авыл халкы, шуннан чыккан эшмәкәрләр, җитәкчеләр, гади эшчеләр, пенсионерлар һәм җирлек башлыклары ярдәме белән зират тирәләре яңартыла. Бу эш безнең туган авылыбыз Юксылда бигрәк тә үрнәк төстә башкарылды. Халыктан җыелган акчага зират тирәсе металл рәшәткәләр белән тотып алынды. Әлеге изге максат белән зур активлык күрсәтеп, тырышып йөргән Югары Колчурино авыл җирлеге башлыгы Елена Витальевна Красновага бик зур рәхмәт. Ул эшне оештырып кына калмады, үзе дә ире Александр белән зират тирәсен тотуда булышта. Елена Витальевнага җаваплы хезмәтендә уңышлар гына юлдаш булсын, һәрчак шулай халык белән бердәм булып, яхшы мөнәсәбәттә эшләсен иде. Халыктан акча җыюда булышкан һәм эшчеләргә тәмледән-тәмле ризыклар пешереп торган 76 яшьлек әнием Наилә Җәббаровага да олы рәхмәт. Шулай ук гаять күләмле бу эшне башкарып чыккан Зөфәр Ильинга, Фирсинә Җәббаровага, Наталья Каргачевага, Сөләйман Гыйләҗевка, Александр Ивановка, Фәрит Минхасаповка, Виктор Тиллага зур рәхмәтемне газета аша белдерәм. Һәрберегезгә, гаиләләрегезгә исәнлек-саулык телим. Без кая гына яшәсәк тә, авылыбыздагы мәңгелек йортыбызны карап, чистартып, төзекләндереп торырга тиешбез. Бу безнең изге бурычыбыз.

Фәридә Җәббарова,

Түбән Кама шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев