Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Яңа Чаллы авылында яшәүче Исхаков Муса Мингата улын якыннары 50 яшьлек юбилее белән котлый.

Яңа Чаллы авылында яшәүче яраткан тормыш иптәшем, әтиебез Исхаков Муса Мингата улының 1 ноябрьдә гомер бәйрәме - 50 яшьлек юбилее. Иң газиз кешебез, киңәшчебез, ышанычлы терәгебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Киләчәктә дә әти белән тормышыбызга ямь өстәп, безнең күңел җылыбызны тоеп, игелегебезне күреп, бәхетле гомер кичерүегезне, эшеңдә зур...

Яңа Чаллы авылында яшәүче яраткан тормыш иптәшем, әтиебез Исхаков Муса Мингата улының 1 ноябрьдә гомер бәйрәме - 50 яшьлек юбилее.

Иң газиз кешебез, киңәшчебез, ышанычлы терәгебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Киләчәктә дә әти белән тормышыбызга ямь өстәп, безнең күңел җылыбызны тоеп, игелегебезне күреп, бәхетле гомер кичерүегезне, эшеңдә зур уңышлар телибез. Кояштай якты булсын тормышың, корычтай таза булсын йөрәгең. Һәрчак безне куандырып, шатландырып яшә. Без сине бик яратабыз, синең белән горурланабыз!

Пар имәннәр кебек яшәгез сез,

Әни белән шулай гөрләшеп.

Язлар саен кайткан аккошлар

Очсын әле сездән көнләшеп.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гүзәл, балаларың Ришат һәм Гөлшат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев