Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы коррупциягә каршы комиссия утырышында җир һәм милек алыш-бирешләренең “чисталыгын” тәэмин итү мәсьәләсе каралды

    Соңгы елларда электрон хезмәтләр тормышыбызга һаман киңрәк керә бара. Бу халык мөрәҗәгатьләренең үтәлешен контрольдә тотуны, үтә күренмәлелек принцибын тормышка ашыруны җиңеләйтә, димәк, коррупция күренешләренә юл куймаска мөмкинлек бирә. Төрле хезмәтләргә электрон юл белән мөрәҗәгать итү кешеләр өчен дә уңайлы. Бу эшләрне тагын да камилләштерү өчен күп функцияле үзәк (МФЦ) булдырылды....

    Соңгы елларда электрон хезмәтләр тормышыбызга һаман киңрәк керә бара. Бу халык мөрәҗәгатьләренең үтәлешен контрольдә тотуны, үтә күренмәлелек принцибын тормышка ашыруны җиңеләйтә, димәк, коррупция күренешләренә юл куймаска мөмкинлек бирә.

    Төрле хезмәтләргә электрон юл белән мөрәҗәгать итү кешеләр өчен дә уңайлы. Бу эшләрне тагын да камилләштерү өчен күп функцияле үзәк (МФЦ) булдырылды. Ул "бер тәрәзә" принцибы белән эшли.

    Бездә күп функцияле үзәкнең ел башыннан бирле башкарган эшләре хакында коррупциягә каршы эшләрне координацияләү комиссиясе утырышында МФЦның Әлки филиалы начальнигы Наилә Арсланова чыгыш ясады.

    Халык күп функцияле үзәккә күбесенчә күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итә икән. Ел башыннан бирле шундый 2393 гозер кергән. Шулай ук салымнар буенча белешмә алырга теләүчеләр дә шактый булган (962 очрак). Паспорт алу, аны алыштыру буенча ел башыннан 527 мөрәҗәгать кергән. Гомумән алганда, МФЦ 20 гә якын төрдәге мөрәҗәгатьләр кабул иткән. Наилә Арсланова әйтүенчә, аларга кергән һәр хат-гозернең үз үтәлү вакыты бар, һәм биредә әлеге билгеләнгән срокларга сыешмау очраклары булмаган. Халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен МФЦның район филиалында барлык шартлар да тудырылган.

    Утырышта шулай ук дәүләт милкен һәм җир участокларын бөтенләйгә һәм арендага бирү мәсьәләсе тикшерелде. Әлеге җәһәттән район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Әсхәт Гарипов һәм район милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Владимир Петров чыгышлары тыңланды.

    Реклама

    Милек һәм җир мөнәсәбәтләре электән коррупция өчен бик "уңайлы" җирлек саналды. Соңгы елларда бу мәсьәләдә тәртип салына. Әйтик, торак төзелеше буенча мөрәҗәгать итүчеләр закон нигезендә каралган вакыт эчендә җавап алалар. Әсхәт Гарипов биргән мәгълүматларга караганда, бу ел башыннан бирле шәхси йортлар төзелеше өчен җир сорап 79 гариза кергән, аларның барысы да уңай хәл ителгән. Җир участогы сораган мөрәҗәгатьләрнең 36 сы МФЦ буенча электрон рәвештә кергән.

    Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү өчен дәүләт җирләреннән 12 участок бүлеп бирелгән. Аларның гомуми мәйданы 237,2 гектар тәшкил итә. Тагын ике участок аукцион аша сатылган (5 гектар, 127,2 мең сумга), һәм ике участок арендага бирелгән (49,2 гектар, елга 174 мең сум түләү шарты белән). Болар хакында Владимир Петров әйтеп узды.

    Коррупциягә каршы эшләрне координацияләү комиссиясе рәисе, район башлыгы Александр Никошин җир, милек бирү һәм сату белән бәйле эшләрнең законлы һәм үтә күренмәле башкарылуын, срокларның төгәл үтәлешен аерым контрольгә алу зарурлыгына басым ясады.

    Районның баш автоинспекторы Рәис Сафинның утырышта ясаган чыгышы да ЮХИДИ бүлекчәсе эшчәнлегендә коррупция күренешләренә юл куймау мәсьләсенә багышланган иде. Аның әйтүенчә, сезне юлда ЮХИДИ хезмәткәре туктатып, докуметларыгыз белән патруль автомобиленә утырырга куша икән, белеп торыгыз: андагы барлык сөйләшүләр дә видеога языла бара. Патруль автомобильләренә бер дә сүндерелми торган видеорегистратор куелган. ЮХИДИ бүлекчәсендә урнаштырылган видеокамералар да эш кабинетларын һәм әйләнә-тирә территорияне "яздырып" тора. Подразделениедә һәм патруль машиналарында шулай ук Татарстан Эчке эшләр министрлыгының "ышаныч телефоны" эшли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: