31 октябрь 2017 яңалыклары
-
Әлки районы коррупциягә каршы комиссия утырышында җир һәм милек алыш-бирешләренең “чисталыгын” тәэмин итү мәсьәләсе каралды
Соңгы елларда электрон хезмәтләр тормышыбызга һаман киңрәк керә бара. Бу халык мөрәҗәгатьләренең үтәлешен контрольдә тотуны, үтә күренмәлелек принцибын тормышка ашыруны җиңеләйтә, димәк, коррупция күренешләренә юл куймаска мөмкинлек бирә. Төрле хезмәтләргә электрон юл белән мөрәҗәгать итү кешеләр өчен дә уңайлы. Бу эшләрне тагын да камилләштерү өчен күп функцияле үзәк (МФЦ) булдырылды....
-
Әлки районында бәйрәмнәр уңаеннан күп төрле чаралар үткәрү планлаштырыла
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне һәм 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан районда күп бәйрәм чаралары үтәчәк. 3 ноябрьдә Базарлы Матакның үзәк паркында һәм Геройлар паркында район мәдәният йорты хезмәткәрләре, Базарлы Матак урта мәктәбе, Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары "Тормышыбызның олы казанышлары" дигән бәйрәм программасы оештыра. Ана...
-
Әлки районында “Көзге каникул” профилактика чарасы бара
30 октябрьдән 5 ноябрьгәчә районда "Көзге каникул" профилактика чарасы үткәрелә. Ул балаларның юл-транспорт вакыйгаларында зыян күрүенә юл куймауга юнәлдерелә. Быелның тугыз аенда республика юлларында балалар катнашында 447 авария булган, аларда 13 баланың гомере өзелгән, 466 сы имгәнгән. Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә чыккан фаҗигаләр аеруча борчу уята. Ел башыннан бирле Татарстан...
-
Әлки волейболчылары – республикада икенче
"Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте призларына узган волейбол ярышларында районыбызның ир-атлар командасы икенче урынны яулады. Әлеге бәйге үткән атнада Бөгелмә районының Карабаш поселогында булды. Биредә республиканың зона ярышларында җиңгән иң көчле волейбол командалары катнашты. Безнең Алексей Новиков иң көчле уенчы булып танылды һәм "Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый...
-
Әлки районында “Чиста ярлар” һәм “Татарстан чишмәләре” республика бәйгеләре җиңүчеләре бүләкләнде
Кешеләрнең күпләп ял итү урыннарын чистарту һәм төзекләндерү җәһәтеннән үткәрелгән "Чиста ярлар" һәм "Татарстан чишмәләре" республика бәйгеләренә йомгак ясалды. Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы оештырган әлеге бәйгеләрдә әлкилеләр дә актив катнашты. Конкурсларның район этабы җиңүчеләренә "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә район башлыгы Александр Никошин бүләкләр тапшырды. "Татарстанның иң яхшы авыл җирлеге"...
-
Әлки районы: “Яңарыш-Возрождение” республика фондына үз өлешебезне кертик
Район халкы һәр елны "Яңарыш-Возрождение" республика фондына шактый күләмдә үз өлешен кертә. Бу игелекле эштә районыбыз оешма-предприятиеләре коллективлары, эшмәкәрләр, пенсионерлар, гомумән, теләге булган һәркем катнашып килә. Иганәчеләрдән кергән акчаларга күрше Спас районындагы Болгар шәһәрчегендә нинди күләмле эшләр башкарылуын күреп торабыз. Әле сентябрь башында гына биредә Болгар Ислам академиясе бинасы файдалануга...