Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Көзге каникул” профилактика чарасы бара

30 октябрьдән 5 ноябрьгәчә районда "Көзге каникул" профилактика чарасы үткәрелә. Ул балаларның юл-транспорт вакыйгаларында зыян күрүенә юл куймауга юнәлдерелә. Быелның тугыз аенда республика юлларында балалар катнашында 447 авария булган, аларда 13 баланың гомере өзелгән, 466 сы имгәнгән. Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә чыккан фаҗигаләр аеруча борчу уята. Ел башыннан бирле Татарстан...

30 октябрьдән 5 ноябрьгәчә районда "Көзге каникул" профилактика чарасы үткәрелә.

Ул балаларның юл-транспорт вакыйгаларында зыян күрүенә юл куймауга юнәлдерелә. Быелның тугыз аенда республика юлларында балалар катнашында 447 авария булган, аларда 13 баланың гомере өзелгән, 466 сы имгәнгән. Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә чыккан фаҗигаләр аеруча борчу уята. Ел башыннан бирле Татарстан юлларында 11 кечкенә пассажир һәлак булган.

Районыбызда быел балалар катнашында бер юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Анда балигъ булмаган сабый зыян күргән.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин каникул вакытында балаларның юлда хәвефкә юлыгуын булдырмас өчен аерата саклык чаралары күрергә чакыра. Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә һичшиксез махсус креслолар файдаланылырга тиеш. Хәзер көн кыскарды, караңгы тиз төшә. Мондый шартларда балаларның киеменә яктылык кайтаргыч элементлар беркетү дә аларны урамда, юлда машина бәрдерү куркынычыннан саклаячак. Гомумән, якты көн озынлыгы кыскарган, һава шартлары гел үзгәреп торган бу чорда юл хәрәкәтендә катнашучы һәркем үтә игътибарлы һәм сак булырга тиеш, дип искәртә баш автоинспектор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев