Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: “Яңарыш-Возрождение” республика фондына үз өлешебезне кертик

Район халкы һәр елны "Яңарыш-Возрождение" республика фондына шактый күләмдә үз өлешен кертә. Бу игелекле эштә районыбыз оешма-предприятиеләре коллективлары, эшмәкәрләр, пенсионерлар, гомумән, теләге булган һәркем катнашып килә. Иганәчеләрдән кергән акчаларга күрше Спас районындагы Болгар шәһәрчегендә нинди күләмле эшләр башкарылуын күреп торабыз. Әле сентябрь башында гына биредә Болгар Ислам академиясе бинасы файдалануга...

Район халкы һәр елны "Яңарыш-Возрождение" республика фондына шактый күләмдә үз өлешен кертә.

Бу игелекле эштә районыбыз оешма-предприятиеләре коллективлары, эшмәкәрләр, пенсионерлар, гомумән, теләге булган һәркем катнашып килә. Иганәчеләрдән кергән акчаларга күрше Спас районындагы Болгар шәһәрчегендә нинди күләмле эшләр башкарылуын күреп торабыз. Әле сентябрь башында гына биредә Болгар Ислам академиясе бинасы файдалануга тапшырылды. "Мәрьям ана" иконасы храмын төзү буенча да зур эшләр алып барыла. Зөя утрау-шәһәрчегендә "Яңарыш-Возрождение" фонды средстволарына торгызылган Успенский соборы һәм монастыреның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе дә зур вакыйга булды.

"Яңарыш-Возрождение" фондына акчалата кертемнәрне банклар (анда фондның исәп-хисап счетлары бар) һәм почта бүлекләре аша да күчерергә мөмкин. Хәйрия средстволарын электрон юл белән кертүчеләр дә байтак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев