Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Чиста ярлар” һәм “Татарстан чишмәләре” республика бәйгеләре җиңүчеләре бүләкләнде

Кешеләрнең күпләп ял итү урыннарын чистарту һәм төзекләндерү җәһәтеннән үткәрелгән "Чиста ярлар" һәм "Татарстан чишмәләре" республика бәйгеләренә йомгак ясалды. Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы оештырган әлеге бәйгеләрдә әлкилеләр дә актив катнашты. Конкурсларның район этабы җиңүчеләренә "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә район башлыгы Александр Никошин бүләкләр тапшырды. "Татарстанның иң яхшы авыл җирлеге"...

Кешеләрнең күпләп ял итү урыннарын чистарту һәм төзекләндерү җәһәтеннән үткәрелгән "Чиста ярлар" һәм "Татарстан чишмәләре" республика бәйгеләренә йомгак ясалды.

Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы оештырган әлеге бәйгеләрдә әлкилеләр дә актив катнашты. Конкурсларның район этабы җиңүчеләренә "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә район башлыгы Александр Никошин бүләкләр тапшырды.

"Татарстанның иң яхшы авыл җирлеге" номинациясендә Чуаш Кичүе җирлеге җиңүче дип табылган. Җирлек башлыгы Ирина Мамбетовага чыбыксыз микрофон системасы тапшырылды. "Иң тәҗрибәле катнашучы" номинациясендә җиңгән Нәби Дәүли исемендәге гимназия укытучысы Зилә Сафиуллина скандинавия йөреше таяклары белән бүләкләнде. Ә "Иң яшь катнашучы" Альберт Акопян кесә телефонына ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев