Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында көзге чәчүнең яртысыннан артыгы башкарылды

    Район механизаторлары 12300 гектар мәйданда көзге чәчү эшләрен башкардылар. Бу барлык чәчеләсе мәйданнарның 53 процентын тәшкил итә. Белгечләр уҗым культураларын сентябрьнең 10 ына кадәр чәчәргә киңәш итәләр. Быел районда көзге чәчү мәйданнарын узган елгыдан арттырырга җыеналар. Былтыр уҗым культуралары 21800 гектарда чәчелсә, быел аны 23 мең гектарга җиткерергә уйлыйлар. Чәчү...

    Район механизаторлары 12300 гектар мәйданда көзге чәчү эшләрен башкардылар. Бу барлык чәчеләсе мәйданнарның 53 процентын тәшкил итә.

    Белгечләр уҗым культураларын сентябрьнең 10 ына кадәр чәчәргә киңәш итәләр. Быел районда көзге чәчү мәйданнарын узган елгыдан арттырырга җыеналар. Былтыр уҗым культуралары 21800 гектарда чәчелсә, быел аны 23 мең гектарга җиткерергә уйлыйлар.

    Чәчү эшләре бигрәк тә "Кызыл Шәрык-Агро"ның Көньяк Әлки филиалында әйбәт алып барыла. Биредә чәчүне планлаштырылган мәйданнарның 90 проценттан артыгында башкардылар инде. Бу филиал бөртеклеләр урагын да районда беренче булып тәмамлады. Соңгы көннәрдә яуган яңгырлар кырларда эшне бераз тоткарлады. Әмма җир эшкәртү өчен яңгыр да бик кирәк иде. Басулар хәзер йомшап калды. Димәк, чәчү эшләре темпы да арта төшәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: