31 август 2017 яңалыклары
-
Әлки районы малларны ясалма орлыкландыру технологы Румия Ситдыйкова – республикада иң осталарның берсе
Юхмачы мегафермасында эшләүче Румия Ситдыйкова малларны ясалма орлыкландыру технологларының Арчада үткән республика конкурсында җиңү яулап кайтты. Румия Ситдыйкова 2006 елдан бирле "Кызыл Шәрык-Агро"да терлекләрне ясалма орлыкландыру технологы булып хезмәт куя. Румия үзе Ташбилге авылында яши. Соңгы елларда Юхмачы сөтчелек комплексының алыштыргысыз белгече ул. Күптән түгел Румия, Арча районында үткән һөнәри...
-
Әлки районында көзге чәчүнең яртысыннан артыгы башкарылды
Район механизаторлары 12300 гектар мәйданда көзге чәчү эшләрен башкардылар. Бу барлык чәчеләсе мәйданнарның 53 процентын тәшкил итә. Белгечләр уҗым культураларын сентябрьнең 10 ына кадәр чәчәргә киңәш итәләр. Быел районда көзге чәчү мәйданнарын узган елгыдан арттырырга җыеналар. Былтыр уҗым культуралары 21800 гектарда чәчелсә, быел аны 23 мең гектарга җиткерергә уйлыйлар. Чәчү...
-
Әлки комбайнчылары – республика урагы лидерлары
31 августка булган мәгълүматларга караганда, районыбызның 19 комбайнчысы республика лидерлары исемлегенә кергән. Быелгы урак башында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иң алдынгы 200 комбайнчысына 100 әр меңлек премия булдырды. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комбайнчылар арасында премиягә дәгъва кылучылар ярышын оештырды. Әлеге ярыш алдынгылары исемлегендә районыбыз комбайнчылары да күп....
-
Әлки районының Түбән Әлки гомумбелем мәктәбе директоры бүләкләнде
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасында мәгарифне үстерүгә керткән зур өлеше өчен Түбән Әлки гомумбелем мәктәбе директоры Фәнис Мисалов Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Әлеге бүләкне Республика көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә район башлыгы Александр Никошин тапшырды.
-
Әлки районында 30 августта Республика көне уңаеннан зур ярминкә, концерт, эшләүче яшьләрнең иҗат фестивале һәм күңел ачу чаралары булды. Бәйрәм чараларында бик күп кеше катнашты.
-
Әлки районында әйләнә-тирәләре һәм бакчалары иң матур булган шәхси хуҗалыклар һәм оешмалар мәгълүм булды
Әйләнә-тирәләре һәм бакчалары иң матур булган шәхси хуҗалыклар һәм оешма-учреждениеләр мәгълүм булды. Район хакимияте "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге белән берлектә аерым йортлар һәм оешмалар арасында шундый бәйге игълан иткән иде. Җәй азагында жюри бәйгегә йомгак ясады. Йорт тирәләре иң матур булган һәм иң ямьле бакча үстергән уңган хуҗалар дип...
-
Әлки районы: Президент кулыннан автомобиль ачкычы алдылар
Борискино һәм Чуаш Борнае авыл җирлекләре башлыклары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан яңа машина ачкычлары алдылар. 29 августта Казанда муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсы җиңүчеләренә 100 яңа автомобиль тапшырылды. Быел әлеге бәйгегә 200 заявка бирелгән булган. Җиңүчеләрне бәяләү муниципаль берәмлек советына кергән торак пунктлар саны, район үзәгеннән ераклыгы, бер кешегә...
-
Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев мөселманнарны Корбан бәйрәме белән тәбрикләде
Районыбызда яшәүче мөселманнарны Корбан бәйрәме белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев котлады. "Барлык мөселманнарны Исламдагы бөек бәйрәм - Корбан гаете белән чын йөрәктән тәбрик итәм. Бу бәйрәм мөселманнарның хаҗ кылуы төгәлләнүгә туры килә һәм дин тотучыларны юмартлыкка, мәрхәмәтлелеккә өнди, кешеләрне күп гасырлык рухи кыйммәтләр нигезендә...
-
Әлки районы башлыгы Александр Никошин мөселманнарны Корбан гаете белән котлады
1 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк Корбан бәйрәме белән мөселманнарны район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин тәбрикләде. "Ислам динендәге иң олуг бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетендә Ходайны зурлау, кешеләрне ярату, мохтаҗларга һәм мескеннәргә ярдәм итү, игелек, мәрхәмәт кылу кебек асыл сыйфатлар аеруча нык чагыла. Ходайга корбан китереп, мөселманнар җаннарын пакъләндерә, гаделлеккә,...
-
Әлки районы башлыгы район халкын белем көне белән тәбрикләде
1 сентябрь - Белем бәйрәме белән әлкилеләрне район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин котлады. "Хөрмәтле укытучылар һәм тәрбиячеләр, мәгариф системасы ветераннары, укучылар, әти-әниләр! Сезне яңа уку елы башлану белән чын күңелдән тәбрик итәм. Беренче сентябрь - безнең һәркайсыбыз өчен истәлекле һәм дулкынландыргыч вакыйга. Беренче кыңгырау, хөрмәтле укытучыларыбыз, белем нигезләрен...