Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы малларны ясалма орлыкландыру технологы Румия Ситдыйкова – республикада иң осталарның берсе

Юхмачы мегафермасында эшләүче Румия Ситдыйкова малларны ясалма орлыкландыру технологларының Арчада үткән республика конкурсында җиңү яулап кайтты. Румия Ситдыйкова 2006 елдан бирле "Кызыл Шәрык-Агро"да терлекләрне ясалма орлыкландыру технологы булып хезмәт куя. Румия үзе Ташбилге авылында яши. Соңгы елларда Юхмачы сөтчелек комплексының алыштыргысыз белгече ул. Күптән түгел Румия, Арча районында үткән һөнәри...

Юхмачы мегафермасында эшләүче Румия Ситдыйкова малларны ясалма орлыкландыру технологларының Арчада үткән республика конкурсында җиңү яулап кайтты.

Румия Ситдыйкова 2006 елдан бирле "Кызыл Шәрык-Агро"да терлекләрне ясалма орлыкландыру технологы булып хезмәт куя. Румия үзе Ташбилге авылында яши. Соңгы елларда Юхмачы сөтчелек комплексының алыштыргысыз белгече ул.

Күптән түгел Румия, Арча районында үткән һөнәри бәйгедә катнашып, үз төбәкләрендә иң алдынгы булган коллегалары белән осталыкта ярышты. Дөрес, призлы урыннарны яуларга аның берничә баллы җитеп бетмәгән. Аның каравы, ел дәвамында 2041 сыерны ясалма орлыкландырган Румия Ситдыйкова "Еллык эш нәтиҗәләре" номинациясендә җиңү яулый. Аңа бүләк итеп "сандык кадәр" кыйммәтле тузан суырткыч тапшыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев