Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы район халкын белем көне белән тәбрикләде

1 сентябрь - Белем бәйрәме белән әлкилеләрне район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин котлады. "Хөрмәтле укытучылар һәм тәрбиячеләр, мәгариф системасы ветераннары, укучылар, әти-әниләр! Сезне яңа уку елы башлану белән чын күңелдән тәбрик итәм. Беренче сентябрь - безнең һәркайсыбыз өчен истәлекле һәм дулкынландыргыч вакыйга. Беренче кыңгырау, хөрмәтле укытучыларыбыз, белем нигезләрен...

1 сентябрь - Белем бәйрәме белән әлкилеләрне район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин котлады.

"Хөрмәтле укытучылар һәм тәрбиячеләр, мәгариф системасы ветераннары, укучылар, әти-әниләр! Сезне яңа уку елы башлану белән чын күңелдән тәбрик итәм. Беренче сентябрь - безнең һәркайсыбыз өчен истәлекле һәм дулкынландыргыч вакыйга. Беренче кыңгырау, хөрмәтле укытучыларыбыз, белем нигезләрен үзләштергән мәктәп еллары турындагы хатирәләрне күңелләрдә гомер буе кадерләп саклыйбыз. Белем - зур көч. Бүген тормышыбызның теләсә кайсы тармагында уңышлы, конкурентлыкка сәләтле һәм бәйсез булу өчен заман белән бер адымда атлау, белем белән ныклап коралланган булу шарт. Парта арасына утыручы һәр бала моны яхшы аңласын, бик тырышып укысын иде.

Белем һәм тәрбия учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга бүген бик зур әһәмият бирелә. Районыбызда һәр елны мәктәпләр һәм балалар бакчалары капиталь төзекләндерелә, иң яңа оештыру техникасы, җиһазлар белән тәэмин ителә. Шул ук вакытта белем һәм тәрбия бирүгә таләпләр дә арта бара. Районыбыз педагогларының үз эшләрен әнә шул замана таләпләре югарылыгында оештыруы, хезмәтләрендә яңа алымнарны, алдынгы тәҗрибәне киңрәк һәм кыюрак куллануы зарур.

Белем көне белән тәбрикләп, һәркайсыгызга сәламәтлек,иминлек, уку һәм укыту эшендә иҗади омтылыш, яңа уңышлар телим. Яңа уку елы нәтиҗәле хезмәт, җиңүләр һәм казанышлыр елы булсын иде", диелә район башлыгы котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев