Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Президент кулыннан автомобиль ачкычы алдылар

Борискино һәм Чуаш Борнае авыл җирлекләре башлыклары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан яңа машина ачкычлары алдылар. 29 августта Казанда муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсы җиңүчеләренә 100 яңа автомобиль тапшырылды. Быел әлеге бәйгегә 200 заявка бирелгән булган. Җиңүчеләрне бәяләү муниципаль берәмлек советына кергән торак пунктлар саны, район үзәгеннән ераклыгы, бер кешегә...

Борискино һәм Чуаш Борнае авыл җирлекләре башлыклары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан яңа машина ачкычлары алдылар.

29 августта Казанда муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсы җиңүчеләренә 100 яңа автомобиль тапшырылды. Быел әлеге бәйгегә 200 заявка бирелгән булган. Җиңүчеләрне бәяләү муниципаль берәмлек советына кергән торак пунктлар саны, район үзәгеннән ераклыгы, бер кешегә ел саен сафка кертелә торган торак күләме, урыннарда кече һәм урта эшмәкәрләргә ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыру барышы, гражданнарның үзләрен эш белән тәэмин итүләре һәм башка күрсәткечләр буенча алып барылган.

"Менә җиде ел рәттән без конкурс үткәреп, иң яхшы муниципаль берәмлекләрне ачыклыйбыз һәм аларга автомобильләр тапшырабыз. Бу еллар эчендә җирле үзидарә органнары вәкилләре инде 1670 машина алды. Мондый чаралар аларның эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә этәргеч булыр дип өметләнәм",-диде Президент Рөстәм Миңнеханов чыгышында.

Смотр-конкурста җиңү яулаган Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина Самаринага һәм Чуаш Борнае башлыгы Илсур Зариповка "Шевроле Нива" автомобиле ачкычлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев