Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки комбайнчылары – республика урагы лидерлары

31 августка булган мәгълүматларга караганда, районыбызның 19 комбайнчысы республика лидерлары исемлегенә кергән. Быелгы урак башында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иң алдынгы 200 комбайнчысына 100 әр меңлек премия булдырды. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комбайнчылар арасында премиягә дәгъва кылучылар ярышын оештырды. Әлеге ярыш алдынгылары исемлегендә районыбыз комбайнчылары да күп....

31 августка булган мәгълүматларга караганда, районыбызның 19 комбайнчысы республика лидерлары исемлегенә кергән.

Быелгы урак башында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иң алдынгы 200 комбайнчысына 100 әр меңлек премия булдырды. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комбайнчылар арасында премиягә дәгъва кылучылар ярышын оештырды. Әлеге ярыш алдынгылары исемлегендә районыбыз комбайнчылары да күп. Менә алар (комбайннарның егәрлегенә карап ярыш төркемнәргә бүленгән):

2 нче төркем

Ришат Әсәтов - "Яшь көч" ҖЧҖ, "Полесье", 2472 тонна

Җәүдәт Хисмәтов - "ВостокЗернопродукт" АҖ, "Мега", 2201т.

Николай Морелев - "Хузангай" ҖЧҖ, "Акрос", 2159 т.

Сергей Ермолаев - "Хузангай" ҖЧҖ, "Акрос", 1992 т.

Солтан Галиуллин - "Хузангай" ҖЧҖ, "Акрос", 1972 т.

Алексей Рыжков - "Хузангай" ҖЧҖ, "Акрос", 1941 т.

3 нче төркем

Андрей Захаров - "ВостокЗернопродукт" АҖ, "Акрос", 3255 т.

Ирек Зарипов -"ВостокЗернопродукт" АҖ, "Акрос", 2905 т.

Юрий Севрикеев - "ВостокЗернопродукт" АҖ, "НьюХолланд", 2906 т.

Владимир Мукусев - "Хузангай" ҖЧҖ, "НьюХолланд", 2882 т.

Иван Калмыков - "ВостокЗернопродукт" АҖ, "НьюХолланд", 2862 т.

4 нче төркем

Рәфис Камалов - "ВостокЗернопродукт" АҖ, "Торум", 2938 т.

Петр Родионов - "ВостокЗернопродукт" АҖ, "Торум", 2894 т.

Петр Зварич - "ВостокЗернопродукт" АҖ, "Торум", 2787 т.

Фирдүс Зәйнуллин, -"Хузангай" ҖЧҖ, "Торум", 2729 т.

Юрий Волостнов -"Хузангай" ҖЧҖ, "Торум", 2602 т.

Рәниф Гатин - "ВостокЗернопродукт" АҖ, "Лексион", 2422 т.

Константин Салюков -"Хузангай" ҖЧҖ, "Торум", 2365 т.

Азат Әхмәтов -"ВостокЗернопродукт" АҖ, "Лексион", 2289 т.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев