Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында юл куркынычсызлыгы буенча комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте

    www.muravlenko.com Юл куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте. Анда ел башыннан бирле район юлларында теркәлгән һәлакәтләр карап тикшерелде, язгы чорда юлларда иминлек чараларын тәэмин итү турында эшлекле сөйләшү булды. Комиссия утырышын аның җитәкчесе, район советы рәисе урынбасары Рәшит Билалов алып барды. Билгеле, утырышта каралган мәсьәлә буенча төп чыгышны...

    www.muravlenko.com

    Юл куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте. Анда ел башыннан бирле район юлларында теркәлгән һәлакәтләр карап тикшерелде, язгы чорда юлларда иминлек чараларын тәэмин итү турында эшлекле сөйләшү булды. Комиссия утырышын аның җитәкчесе, район советы рәисе урынбасары Рәшит Билалов алып барды.

    Билгеле, утырышта каралган мәсьәлә буенча төп чыгышны район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин ясады. Аның әйтүенчә, тулы булмаган шушы өч айда район юлларында кеше үлеме белән төгәлләнгән бер юл һәлакәте теркәлгән дә инде. Фаҗига 29 гыйнвар иртәсендә Карга авылы янында була. Каршы якка чыккан "Ока" автомобиле "Калина" белән бәрелешә. Кызганычка каршы, аның хуҗасы шунда ук һәлак була. Ә "Лада Калина" белән идарә иткән кеше һәм аның пассажирын авыр тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла. ЮХИДИ инспекторлары авария китереп чыгырган сәбәпләрне җентекләп өйрәнгәч, мондый нәтиҗәгә киләләр: мөгаен, "Ока" белән идарә итүче юлда барганда йоклап киткәндер.

    Баш инспектор соңгы ике айда булган башка кагыйдә бозуларга да бәя бирде. Кызганыч, әмма автомобиль белән исерек килеш идарә итүчеләр саны кимергә уйламый да. Инде шундый ун очракны теркәп өлгергәннәр инспекторлар. Ә 154 очракта тизлек режимын арттыру теркәлгән. Машина йөртүчеләр җәяүлеләргә юл бирергә дә бик ашкынып тормыйлар (андый өч очрак булган). Шулай ук автомобильләрне теркәүдә дә җитешсезлекләр бар (21 факт).

    Анализ ясаганда алдагы чор күрсәткечләре белән дә чагыштырып карарга кирәк. Рәис Сафин шулай эшләде дә. Аның әйтүенчә, 2014 елда район юлларында кешеләр зыян күргән 23 авария теркәлгән, аларда 6 кешенең гомере өзелгән. Юл кагыйдәләренең кайсыларын ешрак бозалар соң автомобиль йөртүчеләр? Иң зур күрсәткеч юлларда коштай очып йөрергә яратучылар исәбендә. Юл хәрәкәте инспекторлары үткән елда шундый 1985 фактны теркәгән. Ә күпмесе әле теркәлми калган. Тиешледән артык тизлекнең нинди аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын һәркем белә дә бит, руль артына утыргач онытып җибәрә. Менә бу очракта да әлеге күрсәткеч 2013 ел белән чагыштырганда 441 гә арткан. Шул ук исерекләр саны 94 булган. Куркынычсызлык каешыннан файдаланмаган 144 кешегә штраф түләргә туры килгән. Инде кайсы сәбәпнең нинди нәтиҗәләргә китерүе белән кызыксынсак, андый саннар да китерде Рәис Сафин: теркәлгән барлык юл фаҗигәләренең 39 проценты айнык булмаган шоферлар намусында, 17 процентында тизлекне арттыручылар гаепле. Ә менә җәяүлеләр гаебе белән килеп чыккан аварияләр 9 процент тәшкил итә.

    Юл-транспорт һәлакәтләре дигән сүзтезмәнең беренчесенең нинди хәлдә булуы да бик мөһим. Сүз район юллары турында. Киңәшмәдә язгы чорда юллар иминлеген тәэмин итү, аларның төзеклеген карап-тикшереп тору турында "Алексеевскдорстрой"ның Әлки филиалы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин сөйләде. Әйе, кышкы кырыс шартлар белән сыналган юллар язын еш кына начар хәлдә була. Көндез кояш кыздырып, кар-боз эри, төнлә тагын туңдыра. Явым-төшем вакытында юлларның тотрыксызлыгы тагын арта. Димәк, юлларны карап тору бурычы йөкләнгән оешма эшчеләренә мәшәкать күбәя дигән сүз. Филиал җитәкчесе әйтүенчә, язгы бозлавыкларга каршы кулланырга дип юлчылар 400 тоннадан артык боз эреткеч катнашма әзерләп куйганнар. Ә кышкы айларда юлларга 3800 тонна шундый катнашма сиптерелгән.

    Җәмгыятьнең Әлки участогы 311 километр юлга хезмәт күрсәтә. Аларның 255 километры асфальтланган, 28 километрына вак таш - гравий түшәлгән.

    Кар суларын агызып җибәрү өчен юллар астына салынган 354 торбаны инде чистартып куйганнар. Райондагы 29 күпернең төзек килеш сакланышын да кайгыртып торалар юлчылар.

    Рашат Гыйззәтуллин шулай ук язгы ташу чорында юлларны су юу куркынычы булган урыннарда күзәтү оештырылачагын да әйтте. Мәсәлән, Иске Тумба юлының Чирмешән елгасына якын өлеше, Чуаш Кичүе авылы янындагы әйләнеч юл, Югары Колчурино, Яңа Сихтермә, Иске Чаллы юллары шундыйлар рәтендә. Бу авылларда җирле үзидарә органнары активистлар белән берлектә кизү торуны оештырсын иде.

    Комиссия утырышында юл хәрәкәте куркынычсызлыгына кагылышлы башка кайбер мәьәләләр дә күтәрелде. Әйтик, Базарлы Матак элеваторы янында зур йөк автомобильләренең тәүлек буе күпләп җыелып торуы юл йөрүчеләргә куркыныч тудыра. Билгеле, бөртек төяргә дип килгән шоферларның озаклап чират торырга мбҗбүр булуларында үз гаепләре юктыр да. Ә менә элеватор хуҗасы "Кызыл Шәрык-Агро"ның "Востокзернопродукт" җәмгыяте җитәкчеләре автомобильләргә туктап тору өчен олы юлдан читтәрәк махсус урын ясау мәсьләсен хәл итәргә тиешләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: