19 март 2015 яңалыклары
-
Сәминә Камалова “Йолдызлык” (“Созвездие”) республика фестиваленең зона турында дипломант булды
"Йолдызлык" ("Созвездие") республика фестиваленең зона туры күрше Аксубай бистәсендә үткәрелде. Анда безнең яшь "йолдызчыкларыбыз" да катнашты. Үзе генә җырлап конкурсантларның кече төркемендә Сәминә Камалова дипломант булды. Аның укытучысы Алсу Сутянина.
-
Бөек Ватан сугышына Иске Әнҗерә авылыннан 156 кеше киткән
www.freeoboi.ru Бөек Ватан сугышына Иске Әнҗерә авылыннан 156 кеше киткән. Җиңү бәйрәменә әзерләнгән бу көннәрдә авыл мәктәбе укытучылары, укучылар сугышта катнашкан, һәлак булган, җиңү яулап әйләнеп кайткан авылдашларының истәлеген яңарту өстендә эшлиләр. "Үлемсез полк" республика акциясенә кушылып, аларның фоторәсемнәрен җыялар. Хәзер инде зурайтылган 70 фотодан мәктәптә стенд төзегәннәр. Бу фоторәсемнәрне...
-
Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында руханилар еш була
Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында руханилар еш була. Мәсәлән, Базарлы Матак чиркәве протиерее Андрей Зиньков православия бәйрәмнәрен үткәрүдә катнаша, биредә яшәүчеләр белән әңгәмәләр үткәрә вафат булганнарны соңгы юлга озата. Интернат-йортта Татьяна Малярова да еш була. Ул шулай ук дини мәсьәләләргә кагылышлы сорауларга җавап бирә, төрлечә ярдәм күрсәтә. Ә мөселман бәйрәмнәрендә район...
-
Энҗе Идиятуллина “Тат-АRS-Тан-2015” дип аталган конкурста финалга чыкты
myrugby.ru Казанда күптән түгел музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучылары арасында "Тат-АRS-Тан-2015" дип аталган конкурс үткәрелде. Анда безнең район балалар музыка мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясады. "Халык инструментлары" номинациясендә баянда оста уйнап Энҗе Идиятуллина финалга чыкты. Шул ук номинациядә "Лель" халык инструментлары ансамбле дипломант итеп танылды. Аның җитәкчесе Рәзинә Гомәрова....
-
Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалында укыган 53 егет-кызга дипломнар тапшырылды. (ФОТО)
Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалында истәлекле вакыйга булып үтте - биредә ике ел ярым укыган 53 егет-кызга тантаналы рәвештә пешекче-кондитер, тракторчы-машинист һөнәрләрен алып чыгулары турында дипломнар тапшырылды. Бу - көллиятнең 35 нче чыгарылышы. Элеккеге һөнәри училище, хәзер көллият филиалы статусын йөртүче бу уку йорты белемле һәм тәҗрибәле укытучылары, мастерлары, бай...
-
Әлки районында юл куркынычсызлыгы буенча комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте
www.muravlenko.com Юл куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте. Анда ел башыннан бирле район юлларында теркәлгән һәлакәтләр карап тикшерелде, язгы чорда юлларда иминлек чараларын тәэмин итү турында эшлекле сөйләшү булды. Комиссия утырышын аның җитәкчесе, район советы рәисе урынбасары Рәшит Билалов алып барды. Билгеле, утырышта каралган мәсьәлә буенча төп чыгышны...