Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында руханилар еш була

Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында руханилар еш була. Мәсәлән, Базарлы Матак чиркәве протиерее Андрей Зиньков православия бәйрәмнәрен үткәрүдә катнаша, биредә яшәүчеләр белән әңгәмәләр үткәрә вафат булганнарны соңгы юлга озата. Интернат-йортта Татьяна Малярова да еш була. Ул шулай ук дини мәсьәләләргә кагылышлы сорауларга җавап бирә, төрлечә ярдәм күрсәтә. Ә мөселман бәйрәмнәрендә район...

Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында руханилар еш була. Мәсәлән, Базарлы Матак чиркәве протиерее Андрей Зиньков православия бәйрәмнәрен үткәрүдә катнаша, биредә яшәүчеләр белән әңгәмәләр үткәрә вафат булганнарны соңгы юлга озата. Интернат-йортта Татьяна Малярова да еш була. Ул шулай ук дини мәсьәләләргә кагылышлы сорауларга җавап бирә, төрлечә ярдәм күрсәтә.

Ә мөселман бәйрәмнәрендә район мөхтәсибе Ислам хәзрәт Шәйхетдинов, Түбән Әлморза имамы Насыйбулла Саттаров килә. Алар шулай ук мөселманнар белән дога кылалар, сөйләшеп утыралар, килгән саен күчтәнәчләрен дә онытмыйлар. Чуаш Кичүе мәчете мулласы Якуб Әһлиев интернатта яшәүчеләргә матди ярдәм күрсәтә. Бүгенге катлаулы заманда руханиларның мондый эшчәнлеге бик тә мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев